Бу атнага йолдызнамә

25-31 гыйнвар көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Белеп торыгыз: бу атнада ашыгу, ыгы-зыгы килү кыйммәткә төшәргә мөмкин. Хезмәттәшләрегез, дусларыгыз, шулай ук яңа тынышларыгыз алдында артык сүзләр ычкындырмагыз, гомумән, аралашу мәсьәләсендә бик сак кыланыгыз.

Үгезбозау

Абруегыз артачак. Финанс мәсьәләсендә – барысы да ал да гөл! Тик тиз баеп китү максатыннан кирәкмәгән тәвәккәллеккә генә бармагыз.

Игезәкләр

Эш мәсьәләсендә артыгын тырышмагыз. Гайбәтчеләр һәм коткы таратучылардан читтәрәк йөрегез. Хис дөньясына чумып харап булмагыз.

Кысла

Эшләрегезне кичектермәү бик мөһим. Атнаның беренче яртысы әйбәт нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирәчәк. Ә икенче яртысында катлаулырак булачак: планнарыгызны үзгәртергә туры киләчәк.

Арыслан

Ашыкмагыз әле! Килеп туган хәлләрне игътибарга алыгыз! Күңелегезне ничек тә тынычландырып, тирәгездәге вакыйгаларны шыпырт кына күзәтеп торудан яхшысы юк.

Кыз

Бу атнада юлыгызда очраган кешеләр, килеп туган хәлләр тормышыгызга ниндидер ямь, үзегезгә сөйкемлелек өстиячәк, зиннәтле, матур әйберләр сатып алу мөмкинлеге бирәчәк. Социаль баскычтан югарырак күтәрелү яисә уңышка ирешү мөмкинлеге дә юк түгел әле.

Үлчәү

Эшегездә кирәкле мәгълүматларның җитмәве яки, киресенчә, аларның баш әйләндерерлекдәрәҗәдә күп булуы, көтелмәгән җирдән килеп чыккан комачаулыклар нерв күзәнәкләрегезне шактый ук таушатыр шикелле. Сак булыгыз: ачкыч яки кирәкле кәгазьләрегезне югалту куркынычы бар.

Чаян

Күләгәдә калып кына менә дигән эшләр башкарырсыз. Баеп китәргә яки һич югында очны очка ялгап яши башларга теләүчеләрнең тырышлыклары нәтиҗәсе, ниһаятҗ, күзгә күренәчәк.

Укчы

Тормышыгызда күтәрелеш башланырга тора. Эшләрегезне алга җибәрүгә булышырдай яңа танышларыгыз барлыкка киләчәк. Атна ахырында күңелле яңалыклар көтегез.

Кәҗәмөгез

Хатын-кыз Кәҗәмөгезләр өстәмә кереп чыганаклары эзләүдә зур уңышларга ирешәчәк. Тормышның һаман шул килеш агышы ир-атларны яңа таанышлар яисә яңа тәэсирләр эзләргә мәҗбүр итмәгәе.

Сукояр

Көч-дәртегез сүнебрәк калырга мөмкин. Шул ук вакытта эшләрегез күбәер кебек. Беренче чиратта сәламәтлегегезне кайгыртыгыз – оттырмассыз.

Балык

Балыклар өчен моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә уңай атна. Иң катлаулы, иң четерекле эшләргә һич шикләнми тотыныгыз: һәммәсендә уңышларга ирешәчәксез.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии