Бу атнага йолдызнамә

23-29 май көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Тормышыгызда сизелерлек уңай үзгәрешләр көтелә. Ниһаять, хыялыгызга ирешәчәксез. Сынамыш-билгеләргә игътибарлы булыгыз: язмышыгыз үзегезгә нәрсәнедер белдертергә тели шикелле.

Үгезбозау

Эшегездә, шулай ук өегездә моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә тел-теш тидергесез мөнәсәбәтләр урнашачак. Тирәгездә үзгәрешләр килеп чыгар.

Игезәкләр

Матди кыйммәтләр, шулай ук шатлык хисләре белән уртаклашырга әзер торыгыз. Үзегезгә ирештерелгән бер хәбәр бер хәбәр дус-ишлҗрегездән ярдәм сорауга китермәгәе.

Кысла

Эшегездә катлаулы проблемаларның очына чыгачаксыз, шулай ук күптәнге хаталарыгызны төзәтүгә ирешәчәксез. Сезне матур вакыйгалар көтә.

Арыслан

Таркаулыгыгыз, барлык эшләрегезне берьюлы башкарып кую теләге хаталануга китерергә мөмкин. Теләсә кайсы эштә бик игътибарлы һәм сак булыгыз: хәлләр сез уйлаганча килеп чыкмаска мөмкин.

Кыз

Хәзер инде тыныч күңел белән эшкә, ялга кагылышлы планнар кора аласыз. Ул гына да түгел, үзегезне сөендерердәй көтелмәгән килеп чыгар бугай әле.

Үлчәү

Көнкүрештәге проблемаларны күңелегезгә чиктән тыш авыр аласыз түгелме? Нәкъ менә шулар алгы планга чыгып, гаиләгездә төрле ризасызлыкларга китерә бит. Тормышка гадирәк карагыз.

Чаян

Бу атнада күңелегезгә әлләни хуш килердәй булмаса да, бик кирәкле, мәгънәле
сүзләр ишетәчәксез. Тәнкыйтьтән дә нәрсәләргәдер өйрәнеп, аларны үз файдагызга кулланырга мөмкин бит.

Укчы

Күңелегез эзләнер һәм үзенә кирәген табар да. Тик якыннарыгыз белән генә уртаклаша алмаячаксыз әле. Үз казаныгызда кайнап, үз тормышыгыз белән генә яшисез кебек килеп чыгачак.

Кәҗәмөгез

Уңай килү ихтималы зур, тик югалту да булырга мөмкин. Тормышыгызны үзгәртергә теләсәгез, чигенергә юл калдырыгыз. Сак булыгыз: хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләрегез бозылмагае.

Сукояр

Ялгызларның бердәнберләрен табу мөмкинлеге ачылачак. Ял көннәрендә матур сюрпризлар көтегез. Яңа танышларыгыз карьера баскычыннан югарырак күтәрелүдә ярдәм кулы сузулары ихтимал.

Балык

Башыгызга килгән кайбер фикерләрне әйтми калсагыз әйбәтрәк. Тайнаклык, нәзакәтьлелек - килеп туган проблемаларны хәл итү өчен кирәкле сыйфатлар әнә шулар.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии