Бу атнага йолдызнамә

30 май - 5 июнь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Эшегездә коллегаларыгыз белән үзара мөнәсәбәтләрдә киеренкелек урнашырга мөмкин. Барчасының, хәтта дошманнарыгызның да хокуклары белән санлашыгыз.

Үгезбозау

Әллә кайчангы планнарыгызны тормышка ашырырга вакыт. Нәкъ менә хәзер карьерагыз мәсьәләсе хәл ителәчәк. Тик шуны белегез: авызыгызны ачып торсагыз, ярык тагарак янында калачаксыз.

Игезәкләр

Яңа эшләр башларга ашыкмагыз. Көндәлек эш мәшәкатьләрегез белән әвәрә килсәгез, әлегә шул җитә. Болай сез үзегезгә күбрәк файда алачаксыз. Дөрес карар кабул итсәгез, килеп туган хәлләрне үзегез өчен кирәкле якка борып җибәрүгә ирешәчәксез.

Кысла

Бик күп файдалы мәгълүматлар ишетәчәксез, эшегездә кайберәүләрне көнләштерердәй уңышларга ирешәчәксез. Сездән акча алып торучылар, бурычларын кайтарачак.

Арыслан

Эшегездә дә, тормышыгызда да бары тик уңышлар насып булачак. Тик саклык турында гына онытып җибәрмәгез: буш вәгъдәләр өләшмәгез.

Кыз

Эшләрегез үзегез уйлаганча барып чыкмаска да мөмкин. Тик моннан котылу юлы бар: килеп туган хәлләрне үзгәртергә маташмагыз, бәлки бөтен игътибарны үзегезгә юнәлтегез.

Үлчәү

Тормышыгыз муллыгын кайтару, акча янчыгын калынайту өчен бик шәп чор. Шулай да акча мәсьәләсендә сакчыл булыгыз, гаилә бюджетын алдан ук исәпләп чыгарырга кирәк.

Чаян

Эшлекле документлар тутыру өчен бик уңай вакыт. Хезмәтегездә уңышлар көтелә. Дәрәҗәлерәк урынга күтәрелү, уку-өйрәнү, яңа технологияләр үзләштерү өчен кулай көннәр көтелә.

Укчы

Үзегез өчен бик тә уңай булган бу чордан файдаланып калырга ашыгыгыз. Акча мәсьәләсендә һәм гаилә тормышында “чәчәк ату” көтелә.

Кәҗәмөгез

Эшегездә атна буе бер-бер артлы уңышларга ирешеп кенә торачаксыз. Шулай итеп, финанс һәм социаль уңай якка үзгәрәчәк. Бик күп эшләрне, шулай ук салым, иминиятләштерү мәсьәләсен хәл итәргә әзер булыгыз.

Сукояр

Эшегездә, тормышыгызда көтелмәгән күңелле хәлләр булачак. Эшчәнлегегезнең барлык өлкәләрендә бармакка бармак сукмыйча да диярлек баш әйләндергеч уңышларга ирешәчәксез.

Балык

Алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачылачак, керемнәрегез үсә башлаячак. Эшегездә хезмәттәшләрегездән бер башка өстенрәк торуыгызны күрсәтү өчен форсат чыгачак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии