Бу атнага йолдызнамә

27 июнь - 3 июль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

  

 

Кучкар

Йөрәк хисләренә өлкән буын кешеләренең тыушыну куркынычы бар. Төзелеш һәм ремонт эшләре башлау өчен кулай вакыт. Агулану куркынычы бар, ризыкка игътибарлырак булыгыз.

Үгезбозау

Бик күп аралашырга туры килә. Яңа танышларның тормышта кирәге чыгачак. Үтәли җил, кондиционер белән сак булыгыз – салкын тидерү куркынычы бар.

Игезәкләр

Җитди мөнәсәбәтләр төзү өчен кулай вакыт. Эштә күбрәк көч куйган саен зуррак уңышка ирешәчәксез.

Кысла

Шәхси тормыштагы күңелсезлекләргә дә, шатлыкларга да бары тик үзегез генә сәбәпче. Җитди карарга кабул итү өчен бар җаваплылыкны үз өстеңә алырга кирәк.

Арыслан

Ике арадагы мөнәсәбәтләр нык булсын өчен кайчак юл куя да белергә кирәк. Эштә сезнең гаеп белән тоткарланып торучы эшләрне ашыктырыгыз. Аллергия куркынычы бар.

Кыз

Мәхәббәт хисләрен җайландыру максатында шәхси тормышка үзгәрешләр кертү турында уйлагыз. Көндәлек вак-төяк мәшәкатьләр арта.

Үлчәү

Хәлә җефетегез тәнкыйть утына алса, каршы сүз әйтмәгез. Юл кую сезнең файдага гына. Гайбәттән ерак йөрегез. Кешене сөйләмәсәгез, сезне дә чәйнәмәсләр.

Чаян

Атна озакка сузылган мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен кулай. Тәҗрибә һәм абруй җитди проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә.

Укчы

Катлаулы карарлар кабул итәргә туры килә. Эштә тәвәккәлрәк булырга кирәк. Яңа эш башлау өчен кулай вакыт.

Кәҗәмөгез

Вак-төяк аңлашылмаучанлык чыгу куркынычы бар. Гайбәттән ерак йөрергә тырышыгыз. Сәламәтлеккә куркыныч яный.

Сукояр

Яраткан кешегез сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Киләчәктә мөнәсәбәтләрнең ничек формалашуы да шуңа бәйле.

Балык

Мәхәббәт һәм романтик маҗаралар өчен иң кулай вакыт. Тормышка үзгәрешләр кертү өчен тәвәккәл адымга барыгыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии