Бу атнага йолдызнамә

4-10 июль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

  

 

Кучкар 

Килеп туган юк-бар проблемалардан куркып-өркеп калмаячаксыз. Сак булыгыз: эшлекле мөнәсәбәтләр акрынлап романтик яссылыкка күчәргә мөмкин.

Үгезбозау

Башкалардан үзгәрәк уйлый белүегез нәтиҗәсендә бу атнада шактый ук уңышларга ирешәчәксез. Хисләрегезне яшерергә, кайбер гадәтләрегезне онытырга кирәк булачак. Эшегездә югарырак баскычка үрмәләү мөмкинлеге күңелегезне җылытачак.

Игезәкләр

Уй-ниятләрегез, корып куйган планнарыгыз турында беркем дә белмәгәнлектән, юлыгызга төшеп, комачаулаучылар булмаячак. Кемнәрнеңдер ушын алырлык уңышларга ирешәчәксез дигән сүз бу.

Кысла

Иҗат рухыгыз сүрелде кебекме әллә? Курыкмагыз, шулай тоела гына бу. Бераз ял кирәк – барысы шул гына. Килеп туган хәлләрдән файдаланып калыргателәсәгез, итәгатьлек, игътибарлык, сабырлык кебек сыйфатларның кирәк буласын белеп торыгыз.

Арыслан

Эшләрегезне беразга онытып торып, гаиләгездә татулык-тынычлыкны кайгырту хәерлерәк, дип киңәш бирмәкче йолдызлар. Шулай гына тормышыгыз төрле яклап ялтырый башлаячак.

Кыз

Алдыгызда бөтен юллар ачык. Шулардан үзегездә иң кулаен сайлап аласы гына. Аннан соң тыныч күңел белән чираттагы ялга да китәргә була.

Үлчәү

Иң элек төгәлләнеп килүче эшләрегезнең очына чыгыгыз. Баш миегезне иске проблемалар каезлап торганда, ниндидер яңа әйберләр тотынуы авыр булачак чөнки. кемнәргәдер ярарга тырышу үзегезгә файда китерәчәк.

Чаян

Шат күңелле, тормыш сөючән булуыгыз яңа таныш-белешләр белән элемтәләр коруга ярдәм итәчәк. Шул элемтәләр алга таба инде күптәннән омтылганыгызга ирешү мөмкинлеге бирер сыман.

Укчы

Килеп туган проблемаларга җиңелчә генә карамагыз, вакыт барысын да үз урынына куяр дип уйламагыз. Һәммәсен дә элеккеге эзенә кайтару өчен нәкъ менә сезнең тырышлык кирәк булачак.

Кәҗәмөгез

Һаман шәхси ихтыяҗларыгызны гына кайгыртып йөрүегез кемнәрнеңдер ачуын кабартмагае. Кайберәүләр иҗатта күңел тынычлыгы табачак. Атна ахырында кечкенә генә сюрприз булачак.

Сукояр

Узгандагы уңышларыгызга таяна алачаксыз: нәкъ менә шулар үзегезгә ихтирам-хөрмәт китерәчәк. Бу атнада үзегезгә галәмәт зур файда эшләрдәй яңа дус-ишләр табачаксыз.

Балык

Уңышка ышанычыгыз арту гына түгел, күңелегезне күтәреп җибәрердәй бик шәп бер-ике вакыйга белән расланачак та. Тик гайбәт таратучылардан, юкны бар итеп сөйләргә яратучылардан гына ераграк торыгыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии