Бу атнага йолдызнамә

11-17 июль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Көтмәгәндә гашыйк булуыгыз бар. Хисләргә ирек бирүдән курыкмагыз. Эштән дә уңыш елмаер. Бала белән тыныч атмосферада ял итегез.

Үгезбозау

Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләр ачыклау өчен отышлы вакыт түгел. Эшегездә нык игътибарлы булу сорала. Ашказаны борчырга мөмкин.

Игезәкләр

Танышулар өчен уңышлы мизгелне табу авыррак булды. Шулай да борчылмагыз. Әкренләп бар да җайга салыныр. Эшлекле командировкалар, килешүләр нәтиҗәле булыр.

Кысла

Сөйгәнегез белән кафе-ресторанга барып ял итеп кайтыгыз. Карьера турында уйлый башларга кирәк.

Арыслан

Гел игътибар үзәгендә булырсыз. Өстенлекне үз кылыгызга ала белү көтелгән нәтиҗәне бирер. Гел эшкә генә ябышып яту йөрәк-кан тамырлары системасына начар тәэсир итәр.

Кыз

Тормышыгызның серле яклары якыннарыгызда кызыксыну уятыр. эштә әлегә яңа идеяләр тудыру өчен уңайлы вакыт түгел.

Үлчәү

Тормышыгызга ниндидер үзгәрешләр кертер вакыт җитте. Җитәкчегез белән хезмҗт хакын күтәрү турында сөйләшегез.

Чаян

Хәләл җефетегез белән мөнәсәбәтләр катлауланырга тора. Эштә бераз алга китеш сизелә.

Укчы

Романтик танышулар вакыты. Тырыш хезмәтегезне җитәкчелек тә уңай бәяләр.

Кәҗәмөгез

Мөнәсәбәтләрегез авыррак чор кичерә. Эштән бераз ялга китү комачау итмәс.

Сукояр

Сөйгәнегезнең сезгә ошаган якларыхәзер, киресенчә, күңелегезгә бармас. Бер-берегездән ял итеп алсагыз да була.

Балык

Романтика өчен уңай вакыт түгел. Эшегездә дә үзгәрешләр сизелми. Ашказаны-эчәк тракты эшчәнлегенә игътибар бирегез.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии