Бу атнага йолдызнамә

18 - 24 июль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Хезмәт урынында бик уйлап кына эш итү таманга гына туры киләчәк әле, дип кисәтә йолдызлар. Аның каравы, гаиләгездә күңелгә сары май булып ятардай вакыйгалар булачак.

Үгезбозау

Матди ягыгызны шактый ук яхшырачак. Килеп туган хәлләрне абайламыйча, авыз ачып калмагыз. Барлык “баш авыртуларыгыз” юкка чыгару теләге тормышыгызга берникадәр ыгы-зыгы кертергә мөмкин.

Игезәкләр

Атна башында шактый ук четерекле хәлләр килеп туачак. Әмма күңелсезлекләрдән котылып калу әллә ни кыен булмаячак.Тормышыгызда кинәт кенә бик зур үзгәрешләр килеп чыгар сыман.

Кысла

Бу атна гаиләне ныгыту, үзара мөнәсәбәтләрне тагы да җылыту өчен бик уңай. Якыннарыгыз белән табигать кочагында ял итү мөмкинлегеннән баш тартмагыз. Кемнәрнеңдер яшерен серләрен белеп, күңелегезгә кайбер әйберләрне киртләп куячаксыз.

Арыслан

Керем керү ихтималы гаять зур. Ял көннәренә язмышыгыз бик матур сюрпризлар әзерләргә мөмкин. Тормышыгыз рәвешен үзгәртергә вакыт җитеп килә сыман.

Кыз

Белеп торыгыз: бик шәп керемнәр вәгъдә иткән тәкъдим чынында алдашу булып чыгарга мөмкин. Документларыгыз, гомумән, кирәкле барлык әйберләрегезне җыебрак йөрегез: юкса аларны табып алуы кыенга туры киләчәк.

Үлчәү

Эшләрегездә уңыш елмаерга тора. Четерекле хәлләр килеп чыкса, берни булмагандай, барын да үз агымына куегыз – проблемалар үзләреннән-үзләре хәл ителәчәк. Горурлыгыгызны яшерен, юаш булып күренү күбрәк файда китерәчәк.

Чаян

Булдырылганнан күбрәкне вәгъдә итмәгез: үзегезне намуссызлыкта гаепләү генә түгел, акчагызны югалту белән дә тәмамланырга мөмкин бу. Сезнең йомшаклыктан, түземлелектән файдаланырга теләүчеләр табылыр.

Укчы

Сезнең өчен бик әйбәт чор. Бәхет-сөенечләр, әйбәт кәеф чоры. Тик ниндидер бер эштә кыюсызлык күрсәтү генә уңышка ирешүгә комачаулар кебек.

Кәҗәмөгез

Бик тирән уйларга бирелеп, вакытыгызны әрәм итмәге. Юкса эшләрегез бер урында таптанып калачак. Авырлыкларны җиңү буенча кыю адымнар ясау өчен шәп вакыт. Тырышлыкларыгыз матди муллык белән тәмамланачак.

Сукояр

Эшегездә һәм гаиләгездә акча мәсьәләсендә мөһим карарларга килергә туры киләчәк. Хафаланмагыз, төптән уйлап эш иткәндә, барысы да сез уйлаганча килеп чыгачак.

Балык

Көтелмәгән бик күңелле вакыйгалар үзегезне кайбер гамәлләргә этәрер шикелле. дусларыгыз, сөеклегез белән үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырдай хәлләр килеп чыгарга мөмкин.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии