Бу атнага йолдызнамә

25-31 июль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Сезнең өчен бик уңай вакыт. әйбәт кешеләр белән аралашу көтелә. Барлык эшләрегез гөрләп барачак. Гомумән, атна дәвамында бәхет-шатлыклардан йөзегез балкып торачак.

Үгезбозау

Социаль хәлегез тагын да яхшырачак дип өметләндерә йолдызлар. Җомга көнне сак булыгыз: аз гына да хаталануның да шактый ук зур акчагызны югалту белән тәмамлануы бар.

Игезәкләр

Акчагызны яшеребрәк, ишекләрегезне бикләбрәк йөрү зыян итмәс. Дүшәмбе көнне моңарчы башыгызга килеп тә карамаган әйбәт хәлләр килеп чыгарга мөмкин.

Кысла

Белеп торыгыз: хыялларыгыз чынбарлыктан ераграк торган кебек тоелса да, планнарыгызны тормышка ашыра алачаксыз. Дәрәҗәле вазыйфа биләмәсәгез дә, бу атнада кемнәр беләндер җитәкчелек итәчәксез.

Арыслан

Якыннарыгыз арасыннан кемнәргәдер сәфәргә чыгарга туры килер сыман. Бу атнада югалган әйберегезне табыыып сөенәчәксез.

Кыз

Бу атнада матур-матур вакыйгалар булачак. Балаларыгыз үзләренең уңышлары белән куандырачак. Кемдер үзегезгә бик шәп хәбәр җиткерәчәк.

Үлчәү

Кемгәдер сезнең фикерегез нык ярдәм итәчәк. Өстәмә акча чыганагы барлыкка киләчәк. Атна ахырында баш әйләндергеч танышу көтегез.

Чаян

Сөеклегез белән үзара мөнәсәбәтләрнең берникадәр суынуы – бу атнада иң мөхим проблемагыз әнә шул булачак. Әмма куркасы юк7 озакламый проблемаларыгызның эзе дә калмаячак.

Укчы

Шактый ук тынгысыз атна. Күптәнге низаг янә үзен белдерергә мөмкин. Моннан тыш көнчелек аркасында ачуыгызны чыгарырга тырышучылар да табылачак.

Кәҗәмөгез

Игътибар белән тыңласагыз һәм күзәтсәгез, үзегезгә гаять кирәкле мәгълүматлар алачаксыз. Күптәнге хыялларыгызга ирешү, планнарыгызны гамәлгә ашыру өчен дипломатларча эш итәргә туры киләчәк.

Сукояр

Кесәгезне ничек тә калынайту теләге, бу атнада, ниһаять, тормышка ашар сыман: хезмәт хакыгыз арту гына түгел, премия дә көтелә. Атна урталарында кыл кыймылдатмаган килеш тә бик шәп уңышларга ирешәчәксез.

Балык

Уен-көлке белән сөйләшүегез юмар хисен аңламаган кайберәүләрнең ачуын чыгарыр бугай. Яшерен мөмкинлекләрегезне ачарга вакыт. Атна ахырында көтмәгәндә генә кайбер проблемаларыгыз үзеннән-үзе юкка чыгачак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии