Бу атнага йолдызнамә

29 август - 4 сентябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Иҗат эшенә чуму өчен яхшы вакыт. Сезнең эш-дәртегез әйләнә-тирәдәгеләрне дә шаккаттырачак. Хезмәтегезгә күрә тиешле бәя алырсыз. Ә менә шәхси мөнәсәбәтләргә ачыклык кертүне башка вакытка калдырып торыгыз.

Үгезбозау

Тормышыгызда кискен үзгәрешләр көтелә. Хезмәттәшләрегез беләнуртак фикергә килү авыр булачак. Килешүләр төзүне кичектереп торсагыз яхшырак.

Игезәкләр

Шактый катлаулы эш атнасы көтелә. Финанс хәлегезне яхшырту мөмкинлеге туачак. Үҗәтрәк булыгыз. Буш вакытыгызны күп өлешен гаиләгез белән үткәрергә тырышыгыз. Якыннарыгызның иминлеге күп очракта сездән торачак.

Кысла

Яңа танышуларга бай чор. Атна уртасында тормышыгызны берьюлы берничә юнәлештә үзгәртә алачаксыз. Пәнҗешәмбе көнне җитди карарлар кабул итүдән ераграк торыгыз. Атна ахырын дусларыгыз белән үткәрегез.

Арыслан

Яңа идеяләрне тормышка ашырырга ашыкмагыз. Шәхси тормышыгызны бозарга теләүчеләр табылыр. Сак булыгыз. Карьера баскычыннан бер адым югары үрмәләү мөмкинлеге дә көтелә.

Кыз

“Җиде кат үлчә, бер кат кис” мәкален искә төшерергә туры киләчәк. Башкаларның игътибарын җәлеп итәрлек карарлар кабул итәрсез. Иң мөһиме – гайбәтләрдән сакланыгыз.

Үлчәү

Икейөзлелекнең нәрсә икәнен үз җилкәгездә татырга туры киләчәк. Әлеге төркем кешеләре арасында якыннарыгызның да булуы ихтимал. Финанс хәлегез яхшыракчак.

Чаян

Уйламыйча әйтелгән сүзнең зур бәхәс китереп чыгаруы ихтимал. Шуңа күрә авызыгызны үлчәп ачыгыз. Югыйсә хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләрнең бозылуы бар. Артык хискә бирелү дә сезнең файдага булмас.

Укчы

Яңа башлангычлар чоры. Хыял-максатларыгызның, ике дә уйламый, тормышка ашыра аласыз. Гаиләгез, дусларыгыз сезгә терәк булыр. Ләкин эш дип, сәламәтлегегез хакында да онытмагыз.

Кәҗәмөгез

Зур эшләргә тотынырга җыенсагыз, иң элек мөмкинлекләрегезне барлагыз. Юкса зур киеренкелеккә түзә алмавыгыз бар. Сабыррак булыгыз, шулай гына уңышка ирешәчәксез.

Сукояр

Тәккәбберлекне ташлар чак. Бу сыйфат эшегезгә дә, шәхси тормышыгызга да зыян салырга мөмкин. Тормыштан тәм табып яшәгез.

Балык

Хыялларыгыз, күптән уйлап йөргән планнарыгыз көтмәгәндә генә тормышка аша башлаячак. Үзегезгә ышаныгыз. Җитди мөнәсәбәтләр төзү өчен кулай вакыт. Эштә күбрәк көч куйган саен зуррак уңышка ирешәчәксез.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии