Бу атнага йолдызнамә

10-16 октябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Мөнәсәбәтләрне яңарту турында уйларга вакыт. Үзара аңлашуга ирешү авыр, әмма тырышып карарга мөмкин. Эштә бик чәчрәп чыгарга ашыкмагыз.

Үгезбозау

Йөрәк хисләре өчен бик үк яхшы чор түгел. Буш вакыт юк диярлек. Эштә зур керемгә өметләнмәгез. Гадәти эш атнасы көтә.

Игезәкләр

Үз эчегезгә бикләнмәгез, ялгызлык файдага түгел. Мәхәббәттә уңышлы чор. Күңел ачу чараларында катнашырга,актив ял итәргә вакыт табарга кирәк.

Кысла

Шау-шулы чаралардан ераграк йөрегез. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне җайга салу, тыныч ял итү өчен яхшы вакыт.

Арыслан

Сезне күңелле яңалыклар көтә. Бар эшне читкә куеп, ялга китү онытылып торырга булыша. Хәтта эшлекле командировкаларның да маҗарага әверелү ихтималы бар.

Кыз

Зур әйберләр сатып алу өчен кулай чор. Финанс операцияләрен уздыру, торак мәсьәләләрен хәл итү өчен моннан да яхшырак вакыт таба алмаячаксыз.

Үлчәү

Агым уңаена гына йөзмәгез, берәр чарасын күрмичә, проблемалар барыбер үзеннән-үзе хәл ителми. Активлык күрсәтә алсагыз гына игътибарга ирешерсез.

Чаян

Ашыгу сезнең файдага түгел, бу шәхси тормышка да кагыла. Эшлекле очрашулар, килешүләргә кул куюны кичектереп тору хәерлерәк.

Укчы

Яңа дуслар табу өчен яхшы вакыт. Иң мөһиме – шат күңелле булу, һәр көнгә сөенеп керү. Яңа эш урыны турында уйлый башларга да мөмкин.

Кәҗәмөгез

Әлегә шәхси мөнәсәбәтләр турында уйларга вакыт тими. Стресска бирешүдән сакланыгыз.

Сукояр

Командировкага, юлга чыгучыларны романтик маҗаралар көтә. Эшкуарлык эшчәнлеген киңәйтү, яңа эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен кулай вакыт.

Балык

Якын арада яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрнең кискенләшү куркынычы арта. Депрессиягә бирешүдән сакланыгыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии