Бу атнага йолдызнамә

24- 30 октябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Мөнәсәбәтләрнең берникадәр катлаулануына әзер торыгыз. Үзегезне кулда тотарга тырышыгыз. Эштә барсын да төптән уйлап эш итәргә кирәк.

Үгезбозау

Мөлкәт һәм шәхси мәсьәләләрдә аңлашылмаучанлык чыгу куркынычы бар. Күп нәрсәдә юл куярга туры килә.

Игезәкләр

Мәхәббәттә бик үк уңышлы вакыт түгел. Барысын да ничек бар, шулай калдырып торыгыз. Әлегә яңа мөнәсәбәтләр башлау өчен бик үк кулай вакыт түгел.

Кысла

Иҗади эшчәнлек уңышлы бара. Башкарылган эшнең нәтиҗәсен дә күрә алачаксыз. Романтик мөнәсәбәтләр, очрашулар көтелә.

Арыслан

Әлегә йөрәк хисләре турында онытып торырга туры килә. Әти-әниегезнең хәлен белергә вакыт табыгыз. Эш урынын алыштыру турында уйларга мөмкин.

Кыз

Яңа танышлар табылачак, аралашулар арта. Бу атна мәхәббәт өчен уңышлы вакыт. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.

Үлчәү

Мөнәсәбәтләрне матди яктан ныгыту сезнең файдага була. Яраткан кешеңә, дустыңа, хезмәттәшеңә бүләк әзерләргә мөмкин. Эштә уңышлы вакыт.

Чаян

Көз кәефне төшерергә тиеш түгел. Мөнәсәбәтләрне ныгыту, яңа дуслар табу өчен уңайлы вакыт.

Укчы

Теләсә нинди активлык ялгышка китерә ала. Ашыкмагыз, мөнәсәбәтләр ачыклауны да башка вакытка күчерү хәерлерәк.

Кәҗәмөгез

Тормышка үзгәреш кертү турында уйлагыз. Бу шәхси мөнәсәбәтләргә генә түгел, тышкы кыяфәткә дә кагыла.

Сукояр

Ике арада яңлашу булганда гына яшәү җиңеләя. Моның өчен ике як та бердәй тырышырга тиеш. Алга куйган максатка ирешү өчен бар көчне куярга туры килә.

Балык

Иң тирәндә йөргән хыялларның тормышка ашу ихтималы бар. Иң мөһиме – бер урында утырмау. Киләчәктә кирәге чыгачак кешеләр белән таныша алачаксыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии