Бу атнага йолдызнамә

21-27 ноябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Тиз ярсып китү гадәте шәхси тормышка проблемалар өсти ала. Бу сыйфат ялгызларга бик комачауламаса да, парлылар үзен контрольдә тотса яхшырак.

Үгезбозау

Мөнәсәбәтләрнең ничек корылуы сездән генә түгел, партнердан да тора. Горурлык турында онытып, беренче адымны сезгә ясарга туры килергә мөмкин.

Игезәкләр

Якын кешегезнең юк-барга бәйләнүенә өйрәнергә вакыт. Сабыр һәм түзем булыгыз. Ашыгыч карарлар кабул итә торган вакыт түгел.

Кысла

Ял китүчеләр онытылмаслык тәэсирләр алачак. Бергәләп ял итү мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. Финанс мәсьәләләрендә уңышлы вакыт.

Арыслан

Шау-шулы чаралардан ераграк йөрергә кирәк. Торак мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнергә була. Өйне матурлау турында уйлагыз.

Кыз

Яңа танышлар табу, аралашу даирәсен киңәйтү өчен уңышлы вакыт. Салкын тидерүдән сакланыгыз.

Үлчәү

Яраткан кешегезне берәр бүләк белән сөендерегез. Бу атна һәр яктан уңышлы була. Матди мәсьәләләрне хәл итү, берәр зур әйбер сатып алу мөмкинлеге туа.

Чаян

Шәхси тормышны җайга салу мөмкинлеге бар. Иң мөһиме – үзең өчен вакыт табу. Иҗади башлангычлар өчен уңышлы чор.

Укчы

Тормышта җибәргән ялгышларны анализларга һәм төзәтү турында уйларга уйларга кирәк. Бурычлардан котылырга тырышыгыз.

Кәҗәмөгез

Шәхси тормышка үзгәрешләр кертү өчен иң уңайлы вакыт. Эштә яңа көч белән яңа проектларга алынырга мөмкин.

Сукояр

Тәнкыйтьне дөрес кабул итәргә өйрәнегез. Ике арага кара мәче керсә дә, мөнәсәбәтләрне сакларга тырышыгыз. Әлегә төптән өзеп ташламау хәерле.

Балык

Сәяхәткә чыгу өчен яхшы вакыт. Мондый мөмкинлек булмаса, ил эчендә сәяхәт итәргә вакыт табыгыз. Эштә килешүләр төзү өчен уңайлы чак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии