Бу атнага йолдызнамә

12-18 декабрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Ирешелгәннәрдә туктап калмагыз. Ялгызлар парын табар. Мөнәсәбәтләрне җитдиләндерү өчен уңайлы вакыт. Командировкаларга чыгучыларның юллары уңар.

Үгезбозау

Атна бик гади булмаячак. Көтелмәгән вакыйгаларга әзер торыгыз. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыту турында уйларга кирәк. Финанс кыенлыгы чыгарга мөмкин.

Игезәкләр

Сөйгәнегез белән арагызда аңлашылмаучанлык туу куркынычы бар. Эштә проблемалар артмасын дисәгез, җитәкчегезнең күзенә чалынмаска тырышыгыз.

Кысла

Кыенлыклардан курыкмагыз, алар чыныктыра гына. Аның каравы киеренке хезмәт тиешле нәтиҗәсен бирәчәк.

Арыслан

Планнарны тормышка ашыру өстендә эшләргә кирәк. Мәхәббәт кичерешләре иҗади сәләтнең ачылуына этәргеч бирә.

Кыз

Тормыш гадәтләнгән эздән тыныч кына бара. Әти-әниегезнең хәлен белергә вакыт табыгыз. Эштә елны йомгаклау белән бәйле проблемаларны хәл итәргә туры килә.

Үлчәү

Сәяхәткә, юлга чыгучылар яңа танышлар табачак. Командировкалар эш өчен генә файдалы булып калмый, шәхси тормышка да үзгәрешләр кертә ала.

Чаян

Яраткан кешегезне игътибардан мәхрүм итмәгез. Хәзер сезнең эчкерсезлек, юмартлыктан күп нәрсә тора. Карьера үсеше мөмкинлеге бар.

Укчы

Атна оптимистлар өчен уңышлы уза. Үз өстегезгә җаваплылык алудан курыкмагыз. Ел азагы булса да, яңа этапны башлау өчен кулай вакыт.

Кәҗәмөгез

Күптән борчыган проблемалардан арынырга тырышырга кирәк. Бурычлардан котылсагыз, иркенрәк сулыш алырсыз.

Сукояр

Атна тыныч рухта уза. Дуслар белән аралашуга вакыт табыгыз. Яңа проект башлау өчен уңайлы вакыт.

Балык

Мөнәсәбәтләрне җанландыру турында уйларга вакыт. Тәнкыйтьне дөрес кабул итәргә өйрәнергә кирәк.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии