Бу атнага йолдызнамә

27 февраль – 5 март көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Ашыгырга ярамый, азакка кадәр уйлап бетермәгән килеш карарлар кабул итмәгез. Гомумән, әлегә активлыкны киметеп тору хәерлерәк.

Үгезбозау

Бу үзгәрешләр вакыты. Яңа танышлар таба алачаксыз, аларның мәхәббәткә әверелү мөмкинлеге дә бар. Эштә яңалыкка омтылырга кирәк.

Игезәкләр

Әлегә шәхси тормышка вакыт калмый, чөнки эштә тыгызрак чак. Стресслар аркасында гаиләдәге хәлләрнең кискенләшү куркынычы бар.

Кысла

Атна бар яктан уңышлы була. Язмыш биргәнне сөенеп кабул итәргә генә кирәк. Башыгыз белән эшкә чуммагыз, ял итә дә белегез.

Арыслан

Атна бик гади булмаска охшаган. Низаглардан сакланыгыз. Мөнәсәбәтләрне кискенләштермәү үзегезнең кулда.

Кыз

Яраткан кешегез сезне тәрбияләргә, үзгәртергә тырыша. Моңа ачуыгыз килсә дә, сиздермәү яхшырак. Бурычка кермәгез.

Үлчәү

Февраль романтикага бай вакыт. Эштәге проблемалар гына шәхси мөнәсәбәтләргә күләгә салырга мөмкин.

Чаян

Мәхәббәт маҗаралары, хисләр ташкыны көтелә. Яңа танышлар табу өчен дә кулай вакыт. Яңа эшчәнлек башлау турында уйланырга була.

Укчы

Әлегә мәхәббәт турында онытып торырга туры килә. Өйдәге мәшәкатьләр беренче планга чыга. Ул торак мәсьәләсен хәл итү, ремонт яки өй төзелеше дә булырга мөмкин.

Кәҗәмөгез

Бер урында утырмагыз, мөмкинлек тапсагыз, сәяхәткә чыгыгыз, аралашыгыз. Атна романтик рухтагы очрашулар өчен кулай.

Сукояр

Күптән хыялланган зур әйберне сатып алу мөмкинлеге чыга. Атна финанс эшләре өчен уңышлы санала.

Балык

Агым уңаена йөзүне туктатыгыз. Инициатива күрсәткән очракта гына үзегезгә игътибар иттерә алачаксыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии