Бу атнага йолдызнамә

16-22 апрельгә йолдызнамә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Атна башы бик кыен башланыр, хәлегезне алырга мөмкин. Сез буталчык очракларга очрап, кирәкмәгән җирдә тавыш күтәреп, якын кешегезне үпкәләтерсез, чөнки бу буталчыктан аерылып чыгар өчен сезгә вакыт җитми. Бу очраклар аркасында өстегезгә кирәкмәгән йөк алып, теләмәгән эшләрне эшләргә мәҗбүр буласыз. Талантларыгызга урын таба алмыйча эшегездә дә конфликт килеп чгарга мөмкин. Үегезне кулга алып, бу кыенлыкларны җиңеп чыгарарга тырышыгыз, ансыз булмый икәнен сез үзегез дә аңлыйсыз, барысы да үтә торган борчулар. Атнаның икенче яртысы кәефегезне нык күтәрер! Көтелмәгән яктан сезнең кулыгызга бүләкләр килеп торыр. Кинәт кенә уңыш елмая башламаса, аптырамагыз, курыкмагыз да, йолдызлар юраган бүләкләрне тыныч кына кабул итегез. 

Үгезбозау

Бу атнагыз тыныч узачак. Артык баш әйләндергеч уңышка ышанмагыз. Башыгызга берсеннән-берсе әйбәт уй килеп тора, ләкин әлегә аларны чынга ашырыр вакыт килеп җитмәгән. Атна башында сез пессимизмга бирелерсез, кирәкмәгән урында, юкка борчылырсыз. Атна буе теләмәгән кешеләр белән очрашырга туры килер. Бөтен борчуларга да яхшы яктан карый белегез. Башлаган эшегезне җиренә җиткереп эшләргә кирәк булыр. 

Игезәкләр

Атнагыз искиткеч итеп башлана. Сез эшегезне җиренә җиткереп башкарасыз, куелган сорауларны тиз арада чишәсез. Уңыш кулыгызга үзе сикерә. Атнаның беренче яртысы күңелле очрашуларга бай. Шуларның берсе сезнең тормышыгызны да үзгәртергә мөмкин. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, тулаем үзегезнең интуициягезгә таяна аласыз. Ялкаулыгыгызны читкә куеп, эшегезгә тотынсагыз, анда да уңыш көтелә. Башкалар арып, кулларын салындырса да, сез эшләргә тырышыгыз. Атнаның икенче яртысында кәефегез бераз кырылыр. Яныгызда сезне аңлый торган кеше булуын теләрсез. Сәламәтлегегезне саклагыз, салкын тияргә мөмкин. 

Кысла

Атна башында бераз борчылып алырга туры килер. Җитди эшкә тотыныр алдыннан, булдыра алуыгызга ышаныгыз. Кирәкмәгән вәгъдәләр бирергә ашыкмагыз. Шулай ук кеше ярдәменә  ышанмагыз, алар да сүзләрендә тормаска мөмкин. Атна дәвамында еш кына планнарыгызны үзгәртергә туры килер. Барысы да сез теләгәнчә булмаска мөмкин. Атнаның уртасы романтик очрашуларга бай. Күп кенә парларга бу вакыт мөнәсәбәтләрен яңарту өчен уңайлы. Атна ахырын бернигә дә карамастан сез бик күңелле үткәрерсез.

Арыслан

Профессиональ өлкәдә атна башы уңышлы булыр. Сез яңа эш башларга да мөмкин. Үзегездә яңа талантлар табырсыз, кайберләре акча китерә торган да булып чыгар. Теләгәнегезгә ирешер өчен элеккеге танышларыгыз белән элемтәгә керү туры килер, алар ярдәме белән барысы да җайлырак булачак. Акчага килгәндә, бу атнада сезгә таба ул зур күләмдә килергә мөмкин, тик расходлар да шулай ук зур булачак. Артык акчагызны туздырырга ашыкмагыз, атна ахырында алар сезгә кирәк булачак. Атнаның икенче яртысы үзе белән теләмәгән борчулар китерергә мөмкин, шулар аркасында якын кешегез белән сүзгә килерсез. 

Кыз

Катлаулы эшләрегезне атна башында ук чишәргә тырышыгыз. Атна дәверендә көтелмәгән сораулар туарга мөмкин. Аларны чишү кыенлыклар тудырмас, ләкин бераз кәефегезне бозачак. Эшегездә хаталар китереп чыгарырга мөмкин, игътибарлы булыгыз. Шулай ук конфликтлы очраклар да булыр, кеше белән уртак тел табарга тырышыгыз, үзегезнең фикерегезне бәйләргә кирәкмәс. Атна ахырында сәламәтлегегезне саклагыз. 

Үлчәү

Атнагыз яхшы башланыр һәм шулай ук  дәвам итәр. Борчылыр урын юк, барысы да сез теләгәнчә барыр. Бары кайбер көннәрегез генә күңелсез булачак, аларны ял итеп уздырырга тырышыгыз. Атна башында күптән йөк булып яткан эшләрегезне тәмамларга мөмкинлек булыр. Атнагыз бөтен өлкәдә яңа эш башлау өчен уңайлы. Атнаның икенче яртысын якыннарыгыз янында үткәрергә тырышыгыз. Барлык тотынган эшегезне ашыкмыйча эшләгез. 

Чаян

Атна башында күп көч куеп, эшләп алырга туры киләчәк. Әлбәттә, тырышлыгыгыз уңыш китерә, ләкин ял итәргә кирәк икәнен дә онытмагыз. Атнаның икенче яртысы киресенчә бик күңелле узар. Эшегездә күп вакыт уздырсагыз да, якыннарыгыз өчен дә вакыт табылыр. Шулай ук яхшы хәбәр дә көтелә. Бу профессиональ өлкәдә күптән көтелгән сюрприз да булырга мөмкин. Атна ахыры күптән йөк булып яткан сорауларны чишү өчен туры килә. 

Укчы

Атна башында хата китереп чыгара күрмәгез. Ашыгып, ниндидер адымнар ясамагыз, бар өлкәдә дә уйлап эш итегез. Кызыклы тәкъдим ясаган кеше ышанычлы булмаса, аның белән уртак эш башларга кирәкми. Интуициягезгә таяныгыз. Атна уртасы бик күңелле вакыт, тормышыгызга үзгәреш кертәсегез килсә, бу эшне атна уртасыннан башлагыз. Сезнең үзегезгә ышанычыгыз көчле, шуңа да романтик өлкәдә атна буена барысы да сез теләгәнчә булачак.

Кәҗәмөгез

Атнаның беренче яртысында эшләрнең юнәлеше сезнең тәртибегездән торачак. Алдан ук киләсе көнегезнең планын төзегез. Артык үзгәрешләр көтел, атнагыз тыныч узачак. Юк-бар аркасында якыннарыгыз белән конфликт китереп чынармагыз. Теләгәнегезне дөрес итеп ңлата белегез, кайбер очракларда алар сезне дөрес аңламый. 

Сукояр

Атна башы бик уңышлы булыр. Бөтен өлкәдә дә уңышлы чишелеш, яхшы хәбәр көтелә. Кызыклы тәкъдимнәр алырсыз. Атна уртасы сезне бераз борчып алырга  мөмкин. Юкка кәефегезне төшермәгез. Якыннарыгыз сезнең өчен бик борчыла. Атна ахыры сезнең өчен бик күңелле булачак, борчыган сорауларыгыз бик тиз чишелер. Элеккеге дусларыгыз белән очрашырга мөмкин.

Балыклар

Көтелмәгән яктан ярдәм итүчеләр барлыкка килер, эшләгән эшегез сезне нык шатландырачак. Теләгәнегезгә ирешер өчен сездән бернинди көч кую соралмый, уңышыгызга шатланырга гына кирәк булыр. Атна уртасы тагын да уңышлырак! Тормышыгызга ниндидер үзгәреш кертәсегез килсә бу иң уңайлы вакыт. Атна буе сезне күтәренке кәеф көтә.
 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии