Бу атнага йолдызнамә

 

 

 

 

 

 

  

 


Кучкар

Йортта вак-төяк мәшәкатьләр арта. Атнаның икенче яртысында кызыклы танышулар көтә. Яраткан кешегезгә карата игътибарлырак булыгыз.

Үгезбозау

Әти-әниегезнең хәлен белегез. Атна азагында буш вакытыгызны балаларга багышларга кирәк. Якшәмбе табигатькә чыгарга мөмкин.

Игезәкләр

Вакытлыча туган финанс кыенлыкларны җиңәргә әти-әниегез булышыр. Атнаның икенче яртысында ял итәргә мөмкин.

Кысла

Итагатьлерәк булырга тырышыгыз. Беркемне дә үпкәләтмәс өчен сүзләрегезне үлчәп сөйләгез.

Арыслан

Дүшәмбе планлаштырган эшләрегезне азагына җиткерә алачаксыз. Нәрсәдер сез теләгәнчә килеп чыкмаса да, борчылыр урын юк.

Кыз

Җитәкчегез белән сүзгә килүгә исегез китмәсен, барсы да җиңел генә узар. Атна уртасында дусларыгыз белән очрашырга вакыт табыгыз.

Үлчәү

Атна тәэсирләргә бай булачак. Ялларда көтелмәгән вакыйгалар килеп чыгу ихтималы бар. Яңа мөмкинлекләр ачыла.

Чаян

Хәзер сездән бар эштә дә активлык һәм тәвәккәллек сорала. Атна уртасында өйдәге эшләр дә күп булачак.

Укчы

Якыннарыгыз белән итагатьлерәк булыгыз. Яраткан кешегез белән бергә булырга тырышыгыз.

Кәҗәмөгез

Проблемаларның тиз генә хәл ителәчәгенә өметләнмәгез, барсы да акрынлап җайланыр.

Сукояр

Хәзер сез бар эшкә дә өлгерәчәксез. Атнаның икенче яртысында тормышка яңалык кертергә омтылыгыз.

Балык

Эмоцияләрне тыярга тырышыгыз, низагка керүдән сакланыгыз. Яраткан кешегезгә игътибарлырак булырга кирәк.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии