Бу атнага йолдызнамә

10-16 сентябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Көтмәгәндә генә үз-үзегезне бик иркен тота башларсыз. Элек башыгызга да килмәгән теләкләрегезне тормышка ашырырсыз.

Үгезбозау

Бу атнада тормыш ритмына тиз генә кереп китә алмассыз кебек. Дөнья мәшәкатьләре белән тормыш дулкыныннан артта калсагыз да, алга китешләр дә күп булачак.

Игезәкләр

Кешеләр белән ике арадагы мөнәсәбәтләргә бик игътибарлы булырга кирәк. Ясаган хаталарыгыз кешеләрне рәнҗетерлек булмасын.

Кысла

Эшлекле карарлар кабул итү өчен яхшы атна. Эшегездә дә ныклап уйланырлык чаралар күп булачак. Хисләрегезгә бик ышанып бетмәгез.

Арыслан

Атнаның беренче яртысында төрле чыгымнар һәм низаглар килеп чыгарга мөмкин. Тормышыгызда төрле үзгәрешләр дә көтелә.

Кыз

Якын кешеләрегез белән мөнәсәбәтләрегез яхшырыр. Гаиләгез, өйдәге проблемалар белән ныклап шөгыльләнергә кирәк. Мәхәббәт хисләрен калдырып торыгыз.

Үлчәү

Йолдызлар эчке кичерешләрегезгә йогынты ясый. Алда торган авырлыклар алдында каушап калмагыз, барсы да яхшы булыр.

Чаян

Акча эшләргә теләп, яңа эшләр башлап җибәрсәгез, юлыгыз уңар. Үз-үзегезгә ныклап ышанырга туры киләчәк.

Укчы

Тормышыгызда авырлыклар килеп чыкса, ярдәм сорарга курыкмагыз. Дусларыгыз ярдәм итәр, яхшы киңәшләрен дә җәлләмәс.

Кәҗәмөгез

Сезнең эшләрегез күп, аларны башкарырга ярдәм итүчеләр табылыр. Сез бернәрсәдән дә курыкмыйсыз, шуңа күрә эшегез дә уңар.

Сукояр

Сез куркып кына эш итсәгез, ялгышып та курясыз. Болар барсы да вакытлы гына, алда сезне зур җиңү көтә.

Балык

Иҗади мөмкинлекләрегез бик югары, аны төрле якка таркатмагыз, саклап кына тотыгыз
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
12.09.2012 10:18:18

атна утеп беткэч ниемэ ул йолдызнамэ?

Последние комментарии