Бу атнага йолдызнамә

24-30 сентябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 


 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Бу атна эмоциональ яктан яхшы тәэсирләргә бай булачак. Сез якыннарыгыз белән булган мөнәсәбәтләрегезне хәл итүдән тыш, бәхетегезгә комачаулаучы эчке каршылыкларны да җиңеп чыгарсыз.

Үзезбозау

Көтмәгәндә сезнең алда яңа мөмкинлекләр ачылачак. Бу тагын да канатландырып җибәрер, уңышсызлыкларны онытып, яңа биеклекләргә омтылырга вакыт җиткәнен аңлатадыр.

Игезәкләр

Вакыйгаларны ашыктырмагыз. Бу атнада сезне әйбәт көннәр көтә. Алар чыннан да яхшы булсын өчен баштарак сакчыллык күрсәтергә кирәк.

Кысла

Якыннарыгыз һәм хезмәттәшләрегез тәкъдим иткән ярдәмнән баш тартмагыз. Авыр көннәрне сезне аңлый торган яхшы кешеләр арасында үткәрергә тырышыгыз.

Арыслан

Бу атна формаль булмаган һәр төр аралашу, романтик күрешүләр өчен уңай вакыт. Сезгә үз мәхәббәтегезне табарга яисә якын кешегез белән мөнәсәбәтегезне яңартырга мөмкинлек туачак.

Кыз

Күпчелек Кызлар керемнәрен арттыру һәм тоткан урынын ныгыту өчен кызыгырлык тәкъдимнәр кабул итәчәк. Әмма ул сездә шик тудырачак.

Үлчәү

Үз мөмкинлекләрегезне һәм кайсына өстенлек бирүне хәл итү бик мөһим. Бу җәмгыятьтәге урыныгызны яхшыртырга һәм якын кешеләр белән мөнәсәбәтегезне ныгытырга ярдәм итәр.

Чаян

Шәхси проблемаларны чишүдә артык хәрәкәтчәнлек комачаулый. Ашыгып хәл иткән саен тырышлыгыгыз нәтиҗәсе дә начаррак булачак.

Укчы

Мөһим информацияләрне белми калуда игътибарлы булыгыз. Аларны хәл итүдә ашыкмагыз - уйланыр өчен вакыт калдырыгыз. Үзегез һәм тышкы кыяфәтегезне дә кайгыртыгыз.

Кәҗәмөгез

Бу атна эш өчен уңай, сезне күпчелек профессиональ башлангычларыгыз уңышлы булыр. Сез хезмәт баскычында күтәрелү мөмкинлеген югалтмассыз, үз вакытында булдыклылык һәм тәвәккәллек күрсәтегез.

Сукояр

Сездә тормышыгызны тагын да яхшырту өчен мөмкинлек туачак. Бу вакыт эчендә үзегез турында гына түгел, якыннарыгыз хакында да кайгырту күрсәтеп, күп проблемаларны хәл итү мөмкинлеге бар.

Балык

Ни белән генә шөгыльләнсәгез дә – яхшы кәеф сезнең өчен төп ярдәмче булачак. Бары шуның аркасында барысы да әйбәт барыр. Бу аеруча иҗат кешеләренә яхшы тәэсир итә.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии