Бу атнага йолдызнамә

22-28 октябрь көннәренә йолдызлар фаразы


 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Бу атна үзегезгә көтмәгәндә генә зур уңышлар китерер: көндәшләрегезне артка калдыруга һәм инде күптәннән омтылган максатыгызга ирешерсез. Дөрес, моның өчен нык кына тырышырга, үҗәтләнергә кирәк булачак.

Үгезбозау

Үгезбозаулар менә дигән итеп эшләү генә түгел, менә дигән итеп ял да итәчәк. Яңа планнарыгыз барлыкка киләчәк. Аларны тормышка ашыру өчен көчегез дә, вакытыгыз да бик җитәчәк.

Игезәкләр

Вакыйгалар кайнап торган атна бу. Ыгы-зыгылы, ашыгулы вакыт. Белеп торыгыз: уңышка ирешү өчен җыйнаклык, сабырлык, үткәннәрдән сабак ала белү кирәк булачак.

Кысла

Планнарыгыз никадәр кыюрак булса, уңышка ирешү мөмкинлеге дә шуның кадәр зур. Катлаулы бурычларны хәл итүгә алынудан курыкмагыз. Сез йолдызларның гына түгел, дәрәҗәле кайбер кешеләрнең теләктәшлегенә өметләнә аласыз.

Арыслан

Карьера баскычыннан югарыга үрмәләү мөмкинлеге ачылачак, ә эшегез бары тик канәгатьлек хисләре генә китерәчәк. Язмышыгызда тиз арада нәрсәләрнедер хәл кылуны таләп итәрдәй көтелмәгән борылышлар булыр сыман.

Кыз

Үзегезне нык борчуга салган бер эшегезнең нәтиҗәсенә куанып бетә алмаячаксыз. Тик менә килеп туган хәлләрнең сезнең файдага тәмамлануы өчен генә байтак азапланырга туры киләчәк.

Үлчәү

Үлчәүләргә авызларын белебрәк ачарга кирәк булачак, юкса алар, үзләре дә зисмәстән, тирәләрендәгеләргә белергә ярамаган бер серне ачарга мөмкиннәр. Атна ахырында гаиләгездә бер шатлык булыр төсле.

Чаян

Шәхси тормышыгызда кыюлык күрсәтергә кирәк. Нәкъ менә үз дигәнегездә нык тора белү уңышка ирешү ачкычына әйләнәчәк. Тик шуны белеп торыгыз: ныклык – тупаслык, явызлык дигән сүз түгел.

Укчы

Бар да шәп булачак дип әйтеп булмаса да, эшләрегезнең һич югында яртысы үзегез теләгәнчә барып чыгачак. Аннан килеп, көтмәгән җирдән акча да керәчәк әле.

Кәҗәмөгез

Килеп туган проблемаларны тавыш күтәрмичә генә хәл итәргә тырышсагыз, нык отачаксыз. Артык җитдилектән, тәкәбберлектән качыгыз. Акча кереме көтегез.

Сукояр

Йортыгызны ямьләндерү-чистарту, тәртипкә салу өчен бик уңайлы вакыт. Нинди генә эшкә тотынсагыз да, иҗат рухы кертеп, аны бик мавыктыргычка әйләндерәчәксез.

Балык

Алсу хыялларга төренеп, теләгәнегезне чынбарлык итепкабул кылмагыз берүк, дип кисәтә йолдызлар. Гадәттәге эшләрегез белән әвәрә килегез, төптән уйланылмаган гамәлләрдән сак булыгыз. Карьерагызда яңа баскычка күтәрелү мөмкинлеге ачыласын белеп торыгыз.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии