Бу атнага йолдызнамә

19-25 ноябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Эшләрегездә матур гына үзгәрешләр, киеренкелекнең кимүе, мөһим мәсьәләләрегезгә ачыклык кертелү көтелә. Эш-мәшәкатьләрегез күп, тик аларны кичектермәү хәерлерәк булачак. Бу атнада романтик планнар кормау әйбәт.

Үгезбозау

Үз көченә артыгы белән ышанган, үҗәт Үгезбозауларга акча янчыгын калынайту мөмкинлеге ачылачак. Җитеш якларыгызны никадәр калкурак күрсәтсәгез, никадәр күбрәк мактансагыз, шуның кадәр зуррак уңышка ирешәчәксез.

Игезәкләр

Килеп туган хәлләргә игътибарлы булырга, тик планнарыгызныүзгәртмәскә кирәк. Үзегезне тынычрак, ышанычлырак хис итү өчен өс-башыгызны яңартыгыз – шундук башка кешегә әйләнәчәксез.

Кысла

Рухи мәсьәләләр алгы планга чыгарга мөмкин. Әйтик, күңелегездә сырхауланып яткан ерак туганыгызның хәлен белешү яисә хәйрия чарасында катнашу теләге уяначак. Гыйбадәтханәгә барып чыгу омтылышы да булыр сыман.

Арыслан

Үзегезне бимазалаган уй-кичерешләрдән, бурычлардан котылу өчен менә дигән чор. Тик көчегезне чамалагыз: барлык богауларны да берьюлы алып ташлау авырга туры киләчәк. Тырышлыгыгыз һәм тугрылыгыгыз абруй, шәп кенә бүләк яулауга китерәчәк.

Кыз

Көч-энергиягә кытлык юк, шуңа күрә Кызлар нур чәчеп торачак. Катлаулы бурычлардан куркып калырга кирәкмәстер. Чөнки аларның очына чыгар өчен бу атнада сезнең барысы да булачак. Матурлыкка соклану мөмкинлеге табыгыз, үзегезгә зиннәтле берәр әйбер сатып алыгыз.

Үлчәү

Эшләрегезне читкә куеп, вакытыгызны җилгә очыра алсагыз, нәкъ шулай итегез. Чөнки бөтен күңелегезне эшкә салу авыр булачак: таркаулыгыгыз аркасында күп нәрсәне күз уңыннан ычкындырып, харап булуыгыз бар.

Чаян

Шкаф киштәләрендәге кием-салымыгызны барлау, эшләрегез, уй-фикерләрегезне тәртипкә салу чоры. Кирәкмәгән әйберләрдән котылу ягын карагыз. Тик буш урынны әлегә яңалары белән тутырырга ашыкмагыз.

Укчы

Бу атнаны сабыр гына үткәреп җибәрүе хәерлерәк. Яңа эшләрегезнең әлегә читтә калып килүе әйбәт. Тормышыгызга экономияләү дигән әйбер кертегез. Чөнки озакламый байтак кына акча түгәргә, кемнәргәдер ярдәм кулы сузарга туры киләчәк.

Кәҗәмөгез

Кызыклы берничә очрашу көтелә. аларның һәркайсы тормышыгызда әһәмиятле вакыйгага әйләнергә мөмкин. Тик язмышыгызга таба тәүге адымны ясаганчы, аның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеге турында гына уйланмыйча калмагыз.

Сукояр

Җитәкчегез талантыгызны күреп тора, таный. Шуңа күрә аңардан хезмәт хакы арттыруын яки карьера баскычыннан югарырак күтәрүен сорау һич гөнаһ булмастыр.

Балык

Бу атнада барысы да игътибарыгызны иң мөһим мәсьәләгә ни дәрәҗәдә туплый алуыгызга бәйле булачак. Вакытыгызны вак-төяккә, мәгънәсез сөйләшүләргә әрәм итсәгез, бер нәрсәгә дә ирешмәячәксез.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии