Бу атнага йолдызнамә

25 февраль – 3 март көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 


 

 

 

Кучкар

Тәкәбберлегегез ниятләгәннәрегезнең тормышка ашуына ярдәм итәчәк. Дөрес, кайберәүләр моңа инде яңа эш урынында ирешергә мөмкин. Мондый үзгәрешләргә әзер икәнсез, һөнәри яктан алга ыргылыш ясау ягын карый башлагыз.

Үгезбозау

Ирешкәннәрегезне саклап калу өчен байтак кына тырышырга туры килмәгәе. Уяулыгыгызны җуймагыз – көндәшләрегез кул кушырып утырмый. Куркытып торган эшләрегезгә тотыныгыз – башкарып чыгачаксыз.

Игезәкләр

Хокукларыгызны һәм мәнфәгатьләрегезне якларга туры килмәгәе. Үзегезгә мактау сүзләре яудырырлар. Тик аларга исегез китмәсен: ялагайларның үз якларын кайгыртулары бу.

Кысла

Һәр нәрсәнең үз вакыты. Хәзер сезнең барысы да ничек кирәк – шулай. Тик кайбер эшләрегезнең генә нәтиҗәләре уйламаганчарак килеп чыгачак.

Арыслан

Әлегә сезгә кемнәрдер кушканны гына эшләве отышлырак. Аларга үз фикерегезне тагарга уйласагыз, алдагы тормышыгызда искитмәле мөмкинлекләрдән колак кагачаксыз. Бердәнберегезгә ялганламагыз, юкса үкенәчәксез.

Кыз

Күпне вәгъдә итә торган чор дип әйтеп булмый. Сезнең бурыч – килеп туган хәлләргә ничек тә җайлашырга тырышу. Үҗәтлелек, тырышлыгыгызны әлегә читкә куеп торыгыз – бу сыйфатларыгыз сезгә соңрак кирәк булачак.

Үлчәү

Көчегезне саклагыз: хәлегездән килгәнне эшләргә азапланмагыз. Эшен алыштырырга ниятләүчеләр уңышка ирешәчәк. Атна ахырында бик күпләргә зур мөмкинлекләр ачылачак.

Чаян

Хезмәттәшләрегез янында сограк, уяурак булыгыз: алар сезне йә үтереп мактар, йә төртмәле сүзләр белән нервыларыгызга тиеп торырлар. Белеп торыгыз: мәкерлек максатыннан гына болар. Аларның “кармагына” эләкмәсәгез, бик күп көчегезне янга калдырачаксыз.

Укчы

Күңелегездә бактак кына теләкләр барлыкка килер. Аларның кайсыберләре шундук үтәлер дә. Килеп туган хәлләр үзегезгә бик шәп бер планыгызны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.

Кәҗәмөгез

Акча мәсьәләсен күтәрергә тырышмагыз, юкса аннан бөтенләй колак кагырга мөмкинсез. Күп эшләргә туры киләчәк, аның каравы бәһаләп бетергесез тәҗрибә туплап калачаксыз. Ә ул озакламый үзегезгә бик тә ярап куячак.

Сукояр

Максатыгызга таба ашыкмыйча гына барыгыз. Сабырлык – хәзер сезгә иң кирәклесе әнә шул. Йолдызларның әнә шул киңәшен тотсагыз, атна ахырында уңышка ирешү генә түгел, абруегызны да күтәрәчәксез

Балык

Ниятләрегез әллә ни җитди булмаганлыктан, зур эшләргә тотынмагыз. Кайберәүләрдән үзегезгә тәнкыйть сүзләре эләгер, кемнәрдер үзегезне яклаган булып кыланыр. Тегеләренә дә, боларына да ышанмагыз.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии