Бүген Алсу Казанда яңа шоу тәкъдим итә

Бүген, 10 ноябрьдә, Казанда «Татнефть Арена» сәхнәсендә җырчы Алсу «Не Молчи!» дип аталган яңа концерт программасын тәкъдим итә. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.
20 еллык иҗат эшчәнлеге дәвамында якташыбыз шулай ук Мәскәүдә (14 ноябрь) һәм Санкт-Петербургта (15 декабрь) концертлар бирә. Әлеге тамашалар аның декрет ялыннан соң беренче чыгышлары булачак. Программаны әзерләүдә ул шәхсән үзе катнашкан. «Не молчи!» яңа шоу программасы 2018 елның язында чыккан һәм миллион тамашачының йөрәген дулкынландырган шул исемдәге синглдан алынган.
 
Программаны әзерләүчеләр фикеренчә, тамашачыны югары технологияле шоу көтә. Анда Көнчыгыш һәм Көнбатыш берләштерелгән. Программага яңа композицияләр дә, шулай ук җырчының визит карточкасына әверелгән һәм бөтен кеше яраткан хитлары да кергән.
 
Шул ук вакытта алар да яңа яңгырашта булачак. Оркестр һәм джаз аранжировкалары бию биты белән кушылып китә. Билгеле, тамашачыны сюрпризлар да көтә. Шулар арасында продюсер һәм телевидение алып баручысы сәләтен бергә туплаган бик танылган шоуменнарның берсе дә булачак, дип яза Татар-информ.
 
«Не молчи!» концерты хәйрия рәвешендә оештырыла. Җыелган акча балалар йортларына, интернатларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, медицина учреждениеләренә һәм ветераннарга тапшырылачак.
 
Казанда концерт барышы көнендә онкология авырулы балаларга ярдәм итүче Анжела Вавилова исемендәге фонд вәкилләренә Алсу бер миллион сумлык сертификат тапшырачак.
 
Алсу «Россия Федерациясенең атказанган артисты», «Татарстан Республикасының халык артисты», «Иминлек өчен ЮНЕСКО артисты» исемнәренә ия. 16 яшендә ул «Евровидение» халыкара бәйгесендә катнашты һәм икенче урын яулады.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии