Бүген Эльмира Нәгыймова икенче тапкыр әни булды

Яшь җырчылар Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймова гаиләсендә зур шатлык. Бүген иртәнге 6да аларның уртак бәхетләре, мәхәббәт җимешләре - кызлары туды.

"Мин бәхетле, мин икеләтә Әни булдым!" дип язган ул үзенең социаль челтәрдәге битенә.

"Кызыбызның туу срогы 18 сентябрьгә билгеләнгән иде, әмма иртәрәк туды. Ильмираның да, баланың да хәле яхшы, Аллага шөкер. Алар Чаллы шәһәренең бала тудыру йортында. Баланың авырлыгы – 3 кг, буе – 50 см. Сабыйга Ясминә дигән матур исем сайладык", – дип сөйләгән эстраданың талантлы җырчысы, бәхетле әти Руслан Кираметдинов "Интертат. ру" сайтына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии