Бүген Сергей Лазарев «Евровидения»дә чыгыш ясый

Бүген Сергей Лазарев «Евровидения» бәйгесе финалында катнашачак. Җырчы бишенче булып чыгыш ясый. Сергей Лазарев әлеге бәйгедә инде икенче тапкыр катнаша. 2016 елда Стокгольмда узган бәйгедә III урын яулый (халык тавышы буенча I урын ала). Ул вакытта аңа You Are the Only One җырын Филипп Киркоров язган була. Быел Лазарев Scream («Крик») дигән җыр башкарачак.
Моңарчы «Евровидения» бәйгесендә  Филипп Киркоров, Алла Пугачева, Алсу, Динә Гарипова, “Буран әбиләре” һ.б. үзен сынап караган иде. 2008 елда Дима Билан икенче тапкыр катнашып Россиягә җиңү дә алып килде әле, дип яза ШК
 
Шул ук елны «Евровидения»нең сайлап алу этабында Татарстанны Асылъяр тәкъдим иткән иде. Ул туры эфирдан татарча «Карлыгачлар» җырын башкарды. Ә сез нинди татар җырчысын «Евровидения»гә барырга лаек дип саныйсыз? Үз вариантыгыз булса комментарияләрдә калдырыгыз.  
 
фото - cosmo.ru

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии