Булат Бәйрәмов абыйлары белән бергә әтиләре истәлегенә шахмат турниры уздырды (ФОТО)

8 февральдә Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында "Татар радиосы" ди-джее Булат Бәйрәмов һәм аның бертуган абыйлары Искәндәр, Марат әтиләре Рөстәм Җиһангәрәев истәлегенә шахмат турниры уздырды.

"Әтиебез бик оста шахматчы иде. Төрле ярышларда катнашып, еш кына бүләкле урыннар ала иде. Ул безне дә шахмат серләренә өйрәтте. Гомумән, безнең авылда һәвәскәр шахматчылар бик күп, ул бездә популяр спорт төре. Шуны искә алып, туган авылда әти истәлегенә шахмат турниры уздырырга уйладык. Чарага якын-тирә авыллардан да килгәннәр иде. Уен тәмамлангач, бергәләшеп чәй эчтек. Әтинең рухы шат калсын, аны шулай җыелышып искә алуыбыз дога булып барып ирешсен иде. Алла боерса, Иж-Бубыйда шахмат ярышын ел саен үткәрү гадәтен кертергә планлаштырабыз", диде Булат Бәйрәмов "Туйла.ру" хәбәрчесенә.

1

2

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
21.02.2014 00:08:34

Менэ кирэкле эш башкаргансын Булат.Синен очен бик шатмын.А то кылынуын косасымны китерэ бит,курэалмыйм сине телевизордан,не вношу.Узгэр эле.

Последние комментарии