Булат Бәйрәмов балыкчылар фестиваленә барырга хыяллана, әмма... (ФОТО)
Тик Булат моңаймый, киләчәктә һичшиксез барачакмын, ди.
Фестивальгә барганчы, ул балык тотуда осталыгын арттыра, тәҗрибә туплый тора. Менә күптән түгел тормыш иптәше Ләйсән Гыймаеваның туган ягы - Мөслим районына кайтып балык тоткан.
Монда ул иртәнге дүрттә бабасы (Ләйсәннең әтисе) һәм җиснәсе белән Ык елгасыннан ерак булмаган бер балыклы күлгә барган. Әмма иртән чыккан куе томанга гаҗәпләнеп, кошларның сайравына сокланып, табигатьнең матурлыгына хозурланып утыручы Булатка балык әзрәк эләгә.
Әмма моңа Булатның бер дә исе китми: “Иң кызыгы – балык тоту процессында катнашу. Ә инде балыкның эләгү-эләкмәве бик мөһим түгел”, - ди Булат.
Балыкчылар барлыгы якынча 5 кг кызыл канат, алабуга, табан балыклары эләктергәннәр. Шунда ук аны чистартып, шашлык сеткасына тезеп, учакта пешергәннәр. “Мондый тәмле балык гомеремдә ашаган юк иде”, - ди Булат Бәйрәмов.
1
2
Комментарии
реклама