Булат Җиһаншин: “Контракт бетте, мин ирекле”

Бу көннәрдә Булат Җиһаншин армиядән кайткан дигән сүзләр ишетергә туры килде. “Вконтакте”дагы аватаркасында Булат тимер юл вокзалында бер егет белән кочакланышып тора. Фотода җырчы дембель киеме кигән, кулында зур сумка. Җитмәсә “статус”ына да “контракт бетте, мин ирекле” дип язып куйган.

 

Әмма белүебезчә, бу көннәрдә Булат Җиһаншин Илнур Баязитов белән үзенең “Чын егетләр дуслыгы” җырына клип төшереп йөри. Бәлки дембель киеменнән төшкән фото да шуңа бәйледер? Ә бәлки юктыр да. Җырны тыңлап карыйк. 

Әйтергә кирәк, статусындагы шатлыклы язуы да башкага бәйле булырга мөмкин. Чөнки нәкъ шушы арада Булат Җиһаншинның “Барс-Медиа” белән озак елларга сузылган контракты тәмамланды. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии