Чаллы кызы Алинә Африка принцына кияүгә чыккан

Чаллы кызы Алинә Африкадагы Гвинея иленең булачак короленең улына кияүгә чыккан. Алинә бәхетен Шанхайда тапкан. Хәзер аларның уллары Дэвид үсеп килә.

 “Минем һәрвакыт чит илдә яшисем килде, шуңа күрә Туризм академиясенә укырган кердем. АКШка барасым килмәде, Европада яшәү кыйммәт. Стажировка өчен Кытайны сайладым. Анда чит ил кешеләренә мөнәсәбәт яхшы, үзләрен бездән түбән итеп тоталар. Озын сары чәчле кызлар алар өчен матурлык үрнәге ахырысы – урамнарда фотога төшерәләр, аеруча әрсезләре чәчкә кагылып үтә”, - дип сөйләгән Алинә.

Кытайга Лондоннан килгән Баки да Шанхайны яраткан. Баки Конде Гвинея Республикасының принцы булуына карамастан, Алинә кебек үк Ватанында яшәргә теләмәгән.

“Мин һәрвакыт хатынымның нинди буласын белдем. Төшемдә күрә идем: ак тәнле, ак чәчле, күзе начар күрә торган. Алинәне күрүгә - минеке дип уйладым. Аның бөтен җире дә - күзләре, кулы, маңгае да ошады”.

Алинә булачак ире белән Бакиның Шанхайдагы төнге клубында танышкан. Баки кызга шунда ук игътибар итә, әмма якын килергә сәбәп таба алмый. Аларның танышуына Алинәнең иптәш кызының күбрәк эчүе сәбәп буа. Ул кызга кофе китерә, айнырга булыша һәм өйләренә алып кайтырга тәкъдим итә. “Ул үзен әнисе тәрбияләгәнчә, джентельмен итеп тотты”, - дип сөйли Алинә. Ярты елдан алар өйләнешәләр, уллары Дэвид туа. Алар үзара инглиз телендә аралашалар, Баки татарча берничә сүз белә, Дэвидны “улым” дип атый.

Алинәнең әти-әнисе белән танышыр алдыннан татарча берничә сүз өйрәнә.

“Аларның котлары чыкты, - дип сөйли Алинә. – Барысы да минем чит ил кешесенә чыгуымны беләләр иде, әмма аның Африкадан булуына бер дә риза булмадылар. Әбигә бик озак вакытлар берни әйтмәделәр. Әмма Баки белән кунакка кайткач, аны барысы да бик яраттылар, хәзер кияүләре өчен нишләргә белмиләр”.

Гаилә татар халкының да, үз халкының да гореф гадәтләренә хөрмәт белән караганын әйткән. “Булачак король 13 яшеннән 17 яшенә кадәр Африкада яшәргә тиеш. Мөгаен, безгә дә шунда күченеп китәргә туры килер”, - дип сөйләгән Алинә.

Чыганак: "Татар-Информ"

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии