Чаллыда этләр өчен зур туй үткәргәннәр (ФОТО)

Яр Чаллыда ике йоркшир терьерлары Франческа белән Венцеславның туен зурлап үткәргәннәр, дип яза "Вечерняя Казань". Инициатор булып Чаллының бер туй агентлыгы чыккан. Парның икесенә дә 3,5 яшь. Чын туйлардагыча, "кәләш" соңгы мәлдә генә кача да язган.
Кияү белән кәләш Чаллының Җиңү паркында танышканнар. Венцеслав -  үз токымы буенча Россия чемпионы. Туйга эзерлек эшләрен инде бер ай алдан ук башлаганнар. Киемнәр, бизәлеш, хәтта  туй торты - барысы да "кешечә" булсын дип тырышканнар. Мәсәлән,  кияүнең смокингын тектерү биш меңгә, кәләшнең киеме исә ике тапкыр кыйбаткарак төшкән.
 
Туй церемониясе шулай ук Җиңү паркында үткән.  Франческа белән Венцеславка чын никах таныклыгы да бирелгән. Бәйрәм күңел ачу, җыр-бию белән төгәлләнгән.
 
 
 
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
15.09.2015 10:50:11

Ахырзаман дигәннәре шулай якыная инде, балакайлар(((

14.09.2015 16:57:49

Эт күтәреп торганнары кодагыйлар буладыр инде безнеңчә.Исәнлек-саулык яшь парларга.Күп итеп балалар тудырсыннар, ике якның да кадерен белеп яшәсеннәр.Ата-аналарына картайган көннәрендә таяныч булсыннар.Хәер, картайганнарын көтмичә үк таяныч булсыннар.Чөнки ата-аналары акылга саерак кешеләр дип беләм.

13.09.2015 18:07:20

Адэм балаларын ахмакка эйлэндерэ акча дигэннэре...
Кемдер каты авыруга ярдэм итэргэ сонгы тиеннэрен жыя, кемдер эт туе ясап ята..

Последние комментарии