"Чәчкә белән талашкан вакытлар да бар"

Чәчкә белән бергә хезмәттәшлек итә башлаган яшь җырчы Ирек Гыйбадуллин тамашачыны битараф калдырмаган, күрәсең. Фонограммага җырламаган, милли костюмнарга өстенлек биргән, үзенчәлекле булырга яраткан егеткә яратып тыңлаучылары сорауларны яудырып кына тора икән.

— Вак-төяк, шәхси тормышка кагылышлыларына ияләндем инде, — дип елмая Ирек. — “Син Кытай татарымы?”, “Татар сәхнәсенә Үзбәкстаннан хәтле килдеңме?” — дип тә сорый кайберәүләр. Андыйларга: “Мин Татарстанда туып-үстем, саф татар егете”, — дип горурланып җавап бирәм. 

— Ирек, Чәчкә моңа кадәр танылган җырчылар белән эшләде. Хәзер икәү хезмәттәшлек итәсез. Сәхнәдә ничек парлаштыгыз?

— Ике ел элек “Пирамида”да хәйрия концертлары оештырдым. Анда чыгыш ясарга күп җырчыларны чакырдым. Шул мәлләрдә “Кабахәт” җырын еш тыңлый идем. Чәчкә бик матур җырлый, ләкин үзе белән таныш түгелмен. Аны да шушы хәйрия концертына чакырасы иттем. “Vkontakte”да таптым да хат яздым. Шуннан аралашырга тотындык. Озакка сузмыйча, хезмәттәшлек итә башладык.

— Чәчкә турыдан бәреп әйтүче, үз сүзен итүче җырчы. Син яшьрәк тә бит әле. Аның белән эшләү җиңел түгелдер?

— Дөрес, авыррак ияләштем. Талашкан чаклар да булды. Фикер төрлелеге туганда әйткәләшеп алабыз. Шунысы яхшы, бу хакта бик тиз онытабыз. Хәзер бер-беребезгә шундый ияләштек. Әйткәләшкәч тә, эштән көлешә-көлешә бергә кайтып китәбез. Чәчкә белән кунакка йөрешәбез, күп мәсьәләләрдә икәү киңәшләшәбез. Үземнең холыкны да май кебек ди алмыйм. Юмарт, йомшак мин. Тик кайчак псих та булам (көлә).

— Костюмнарың оригиналь. Кыйммәткә төшәме?

— Безне меңләгән кеше карый, шуңа оригиналь булырга тырышам. Сәхнә костюмнарын уйлап чыгарам, тукымаларны озак сайлыйм. Чәчкәне дә аптыратам. Костюмнарым күп ди­гәндә 15 мең сумга төшә. Кайбер җырчылар кебек 100 меңлекләр дип мактана алмыйм.

— Чәчкә белән эшли башлаганчы кайларда йөрдең?

— Беркайда бәреп керергә маташмадым, радиодан әйләндерсеннәр дип тә йөрмәдем, күренер өчен акча да түкмәдем. 18 яшьтә ирекле рәвештә банкетларда эшли башладым, төрле дискотекаларда, концертларда чыгыш ясадым. Әкренләп зур милли бәйрәмнәргә чакырдылар. Аннан Резеда апа Төхфәтуллина төркемендә җырлый башладым.

— Ирек, саф татар егете дисәң дә, туган телдә азрак сөйләшәсең...

— Шәһәрдә үстем. Әти-әни гаиләдә, нигездә, урысча сөйләште. Аларга моның өчен зур штраф салырга кирәк (көлә). Татарча бөтенесен аңлыйм, сөйләшәм. Әмма сүзләрне 100 % ук белеп бетермим. Шуңа кайчак, бераз кыенсынсам, төртелеп калсам, урысча җавап би­рәм. Әби-бабайларым, үзара татарча сөйләшүгә карамастан, безнең белән күбрәк урысча аралашалар иде. Туган телне тирәнтен өйрәнергә тырышам, аны камил беләсем килә. Моны иң зур максатым итеп куйдым. Үз өстемдә эшлим. Берәр катлаулырак сүзне аң­ламасам, шундук Чәчкәдән сорыйм, шулай исемдә кала.

Җырларыма килгәндә, барысын да сүзләренә, мәгънәсенә карап сайлыйм. Ятлап кына башкара торган гадәтем юк.

— Ирек, әти-әниеңнән аерым яшисең икән.

— Әйе, ялгыз яшим. Аллага шөкер, фатирым бар. Безнең шулай килеп чыкты: әтием аерым, әнием аерым яши. Алар миңа 3 яшь чакта ук аерылышты. Әби-бабаем да Казанда гомер итә. Барыбыз да бер калада булгач, кунакка йөрешәбез. Гаиләдә без өчәү. Энем һәм сеңлем бар. Таһирга 11 яшь, 5 нче сыйныфта укый, сеңлем Ринатага исә 7 тулды, ул 2 нче класста белем ала. Миңа 20 яшь тулды. Энем белән әниебез, ә сеңлем белән әтиебез бер. Шулай булса да, өч туган еш күрешәбез, гаилә бәйрәмнәрен гел бергә үткәрәбез.

— Тормышны ялгызың тарту, үз урыныңны табу җиңелләрдән түгелдер?

— Әбием аеруча зур терәк булды. Әти дә гел тырыша, ярдәм кулы суза. Газизләрем аерым яшәсәләр дә, миңа булган мәхәббәтләре көчле калды.

Алар аерылышкач, башта берничә ел әнием Эльмирада, соңрак, 10 яшьтән 15 кә кадәр әбиемдә яшәдем. 15 яшьтән 19 га кадәр әти янында тордым. Менә бер ел элек, фатирлы булып, үз көнемне үзем күрә башладым. Аллага шөкер, акчам үземә җитә. Куйган максатларыма ирешергә тырышам, ялкауланып ятмыйм. Башыңны эшләтә белсәң, аякка авырлык килми.

— Очрашып йөргән кызың бармы соң?

— Бер ел элек бер кыз белән очраша башладым. Бик ошый. Мөнәсәбәтләребез җитди. Ул да милләте буенча татар, Казан кызы.

Әле мин яшь. Өйләнү турында уйламыйм.

— Нинди кызлар ошый?

— Чибәр кызлар. Акылы да булсын инде, матурлыкка карап кына тамак туймый (көлә). Кызлар гел борчый үземне, кайчак хәтта төнге сәгать 3 тә шалтыратып уяталар. “Бигрәк мәхәббәтлеләр инде”, дим дә борылып ятам. Бераз тыйнаграк булырга кирәк.

— Ирек, Чәчкә сине аш-су остасы дип тә мактады әле.

— Тырышам инде. Ашларның төрлесен пешерәм, пиццаны еш ясыйм, тавыкны оста кыздырам. Интернетта барысы да тәфсилләп язылган. Үсмер чакта әбиемнән күреп тә күп серләрне өйрәндем. Атнага бер тапкыр “Макдональдс”ка йөрим. Монысына бик ешларга ярамаганын да беләм. Әмма күңел тартыла бит шунда. Башка күп кенә студентларга хас булганча, мине дә гастрит борчыды. Шуңа коры-сарыдан баш тартып, хәзер күбрәк өйдәге ризык белән тукланырга, кайнар азык ашарга тырышам.

— Гастрольләрдә күп йөргәч, дәресләрне дә “тозларга” туры киләдер?

— Училищеда миннән дә проблемалырак студент юктыр (көлә). Дәресләрне бик күп калдырам. Дөрес, өйдә мөстәкыйль әзерләнәм анысы. Әмма барыбер курсташлар белән чагыштырганда, өлгерешем начаррак. “3” ле билгесенә барам. Стипендия алмыйм. Мин берәү генә, ә берьюлы эшлисе эшләр бик күп. Өлгерүе авыр. Аңлаган укытучыларыма рәх­мәт. Быел соңгы курс, шәт, кумаслар дип өметләнәм. 

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
15.08.2013 11:49:29

Тапкансыз инде, бик матур жырлый. Ни моңы, ни кыяфәте, корсет киеп, имчәкләрен мимылдатып, ирләрне аздырып йөри инде. Кабәхәт дип юньле кеше сәхнәдән чыгып кычкырмый инде. Әйе, әйе, нәкъ менә кычкыра ул, анда моң юк бит. Шундый "җыр" буламени?????

06.12.2012 15:14:50

Данил Сәфәров! Матбугат руга куйган баныңны кайчан аласың, оятсыз! өч ай була бит инде! нинди гөнаһларым өчен? бүген үк алмасаң судка бирәм!

06.12.2012 11:42:43

Так, Элмэндэр бабай, Иреккэ не трогать!;)

05.12.2012 19:55:16

Жырчы мени инде бу? Я тавышы, я моны, я рэвеше юк... Тешлэрен ыржайтып микрофонга акыра, ужас..

Последние комментарии