Чечня туйларындагы йолаларның дөрес үтәлешен дәүләт органнары тикшерә башлаган (ВИДЕО)

Соңгы вакытта Чечня республикасындагы өйләнешүче яшь парлар милли традициядәге, әби-бабайлар кушкан йолаларны тулысынча үтәүче туйлар үткәрүгә өстенлек бирә башлаган, дип яза "Беренче канал".
Ә мондый "язылмаган кагыйдәләр" һәм туйда үтәлергә тиеш булган йолалар исә Грозныйда байтак. 
 
Мисал өчен, биюләр: иң элек бары тик өлкәннәр генә бии, аннан соң яшьләр. Анда да бары тик алып баручы - тамада рөхсәте белән генә. Гомумән, туйда ир-ат тамада иң иөһим кеше. Ул хәтта, нәрсәдер ошамаса, туйны туктатырга да хокуклы. Хатын-кызларның исә үз алып баручысы бар. Аның рөхсәте белән туйдагы кызлар шулай ук биергә чыга ала, ләкин озакка түгел.
 
Туйдагы милли йолалар үтәлешен Грозный шәһәре мэриясенең мәдәният департаменты тикшерә. Мэриянең рәсми кәгазендә 3 бит тутырып кимчелекләр һәм кагыйдә бозу очраклары теркәлгән. Алар арасында коралдан ату, эчү, сугышу, хатын кызларның тыйнаксыз биюләре  һәм башка шуның кебекләре бар. Департамент эшчеләре, барлыгы утызлап кеше, банкетлар буенча йөреп, өйләнешүче парлар һәм аларның гаиләләре белән аралаша. Туй салоннарына барып, кәләшләрнең туй күлмәкләрен дә тикшерергә мөмкин. Ә бәлки ул күлмәк чын чечен кызы киярлек дәрәҗәдә милли һәм тыйнак түгелдер?
 
Дөресен әйткәндә, әллә ни тикшерәсе дә юк: авыл һәм шәһәрләрдә бу эшне иң өлкән кешеләр - аксакаллар да бик яхшы башкара.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
13.10.2015 22:57:39

Бездэ трусик киеп чаптыру йоласы да бетэр иде,мондый закон керсэ)))

Последние комментарии