Данир Сабиров турында 7 кызыклы факт

1. Данир Сабиров – татар эстрадасында кабатланмас артист. Азнакайда туган. Музыка мәктәбендә баян классында укыган. КГУКИда татар эстрадасы актеры белгечлеген алган.
2. Данир Сабировның бәйрәмнәрдәге чыгышы прейскуранты 120–130 мең сум. Ул русча да, татарча да җырлый. Халык ничек сорый инде! 2016 елда аның чыгышы 80–110 меңнәр белән бәяләнде.
 
3. Данир Сабировның хатыны Миләүшә – төркемнең директоры, артистның уң кулы, төркемнең пешекчесе дә. Акча белән бәйле мәсьәләләрне дә Миләүшә хәл итә.
 
4. Данир Сабировның... Венера Ганиевага өйләнгәне бар! Алар хәтта ваннада бергә юынганнар! Сәбәбе – алар «Данир-Венера» җырына шаян клип төшергәннәр икән.
 
5. Данир Сабиров «Туган көнең белән, Ишәк!» дигән юмористик мультфильм төшергән. Винни-Пух турындагы мультфильмга пародия рәвешендә эшләнгән видео ул. Рольләрдә: Винни-Пух – Салават Фәтхетдинов, Пятачок – Айдар Галимов, Ябалак – Зөлфия Шакирова, Ишәк – Нәфкать Нигъмәтуллин.
 
6. Данир гаиләсендә биш хатын-кыз - хатыны Миләүшә, олы кызы Мәрьям, төпчеге Дания, «теща» һәм карт әни (аның әнисе).
 
7. Кызы Мәрьям, «Беренче канал»да Максим Галкинның «Лучше всех» тапшыруында катнашканда, Галкинны «Әссәләмәгаләйкүм, хәерле кич, иптәш Максим!» – дип сәламләде. «Татарның дәрәҗәсен күтәрү һәм үзен күрсәтү өчен булды бу» дигән комментарий бирде ул.
 
фото артистның ВК социаль челтәреннән

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии