Данир Сабиров ялдан кайтуга хастаханәгә киткән (ФОТО)

Эстраданың популяр артисты, юмор остасы Данир Сабиров гаиләсе белән Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп кайтты. Ялдан кайтуга, Сабировлар туп-туры Республика балалар клиник хастаханәсенә юл тоткан. Данирның ике кызы да Дубайда бармакларын авырттырган. «Мин – ялдан, балалар сугыштан кайткан төсле», – ди артист үзе.

– Шулай туры килде: икесе дә ялгыш тырнагын өзеп, бармагын авырттырды. Комда уйнап, тырнакларына зыян килгән күрәсең, бармаклары шеште. Казанда хастаханәдә бәйләп куйдылар. Ә гомумән алганда, ялыбыз яхшы узды. Истәлеккә дип үземә гарәп ирләренең киемен сатып алдым. Шул киемнән шаян видео да төшердек. Быел беренче тапкыр әти-әниемне чит илгә алып барырга насыйп булды, Аллага шөкер. Бер атна ял күз ачып йомганчы узып китте. Озаграк торып булмады, чөнки юбилей концертыма әзерләнәсем бар, – дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Данир Сабиров.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
21.01.2017 17:38:53

Данирга эт тиресе ябынсада килешә,сәхнәдә бу киемнән берәр образ тудырса бик шат булыр идем

Последние комментарии