Данир Сабировка кунакханәдә урын калдырмаганнар

Күптән түгел пародия остасы Данир Сабиров Чаллыда чираттагы сольный концертларын оештырды. Гадәттәгечә, шәһәргә килер алдыннан администраторы телефон аша сөйләшеп, кунакханәдәге бүлмәләрне алдан “броньлап” куя. Әмма 14 февраль көнне концерттан соң, сөйләшенгән кунакханәдәге бүлмәнең буш булмавы ачыкланыла.

"Гадәттә, төркемебез белән без концертлар куйган урында фатирга кереп торабыз. Нишләптер бу юлы Чаллыда кунакханәдә тукталырбыз дип уйладык. Әмма нәкъ менә 14 февраль көнне кунакханәдәге алдан алып куелган бүлмәләрнең бүтән кешегә бирелүе ачыкланды. Аннан соң Чаллының башка кунакханәләренә чыктык. Шулай ук бер урын да калмавы гаҗәпкә калдырды. Әйтерсең лә, бөтен Чаллы нәкъ менә 14 февраль көнне бер-берсенә гашыйк булган (көлә). Фатирга кереп торырбыз дип, милек агентлыкларына шалтыратырга тотындык. Шулай ук фатир калмавы ачыкланды. Икенче көнгә генә: “Фатир бушады”, - дип шалтыратып әйттеләр. Рәхмәт яусын беренче көнне концертыбызга килгән тамашачы апага. Гадәттә, концерт тәмамланганнан соң, безнең яныбызга фотога төшәргә менәләр. Фотога төшүче апаның берсе безнең тормыш иптәшем, администраторым Миләүшә белән ду килеп кая куну мәсьләсен хәл итеп торуыбызны күрде дә: “Әллә кая йөрмәгез, безгә кайтыгыз. Без ирем белән икәү генә торабыз. Балаларыбыз өйдә юк”, - дип үзләренең 4 бүлмәле фатирларына чакырды. Бик кунакчыл апа булып чыкты. Ризыкка хәтле пешерәм дип торды. “Мәшәкатьләнмәгез, апа. Адресыгызны гына калдырыгыз”, - дип без төркемебез белән аларга кунарга гына кайттык. Тору мәсьәләсе буенча проблема килеп чыкканы булмады. Гомердә истә калыр инде. Шуннан төркем белән кафеда Гашыйклар көнен билгеләп алдык", дип белдергән Данир Сабиров "Интертат.ру" сайтына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
19.02.2015 19:00:24

Тагын инде бу мактанчык малайнын пиар ходы. Ышанмыйм. Узарена ничек игьтибар иттерерга белмилар.

18.02.2015 08:56:35

Менә ичмасам вакыйга булган бу. 1961 елда Гагарин космоска очкач та бер сөендем, бер көендем. Бу юлы да шулай. Чаллыда төн мәлендә урамда басып калсаң, шуткы түгел, я атып үтерәләр, я урлап алып китәләр ич...

Последние комментарии