Диана Тәҗетдинова: «Бүген мәрхүм әтиемнең туган көне, әмма мин елый алмыйм»

Диана Тәҗетдинова эстрадада танылып килүче җырчы. Күпләр аны Татарстанның Халык артисты Рәфыйк Тәҗетдинов кызы буларак белә, ә кемдер өчен ул ТМТV телеканалының “Яшьлек тавышы” тапшыруының алыштыргысыз алып баручысы.
- Диана, “Инстаграм”ыгызда әтиегезне искә алып: “Аңа бүген 57 яшь тулган булыр иде”, - дип язгансыз.
- Әйе, бүген аның туган көне. Әмма елый алмыйм. Күпләр бит, мәрхүмнәрне исләренә төшереп, күзләрен яшьләндерә. Белмим, холкым ир-атларча булгангамы, әллә инде әтинең юк икәнен ышанмагангамы?.. Сүз дә юк, әти үлгәч, гаиләдәге иң өлкән бала буларак, күп җаваплык минем өскә күчте. Элек тормыш иркенрәк, буш вакыт күбрәк булгса, хәзер алай түгел. Гаиләдә ир-ат булмау нык сиздерә.
 
- Сүз дә юк, тамашачыга яхшы машинагыз, зур йортыгыз барлыгы, яхшы ял итүегез, матур киенүегез тыңгы бирми...
- Бу - бар да әтинең тырышлыгы! Кайчандыр ул үз бизнесын булдырды һәм ул бүгенге көндә дә безне “ашата”. Әтигә мең рәхмәтлемен! Кызганычка каршы, үзе генә тормышның рәхәтлекләрен күреп, озак яши алмады.
 
 
Сез санап киткән мал-мөлкәтнең исемлеген дәвам итеп, шушы көннәрдә квадрацикл сатып алдым. Әйе, әйтәм бит, холкым ир-атларча дип. Йорт алдындагы карны ничек тә булса көрәргә кирәк бит. Шуның өчен эттергечле техника алырга туры килде.

- Сезне күп сөйлиләр, еш “чәйниләр”. Моңа мөнәсәбәтегез?
- Тәүдә котыра идем, хәзер тынычландым.  “Сәхнәгә шәрә чыга”, - дип сөйлиләр. Шәрә чыкмыйм мин. Шәрәнең ничек икәнен белмисез әле! Ярар, нишлисең инде, кара пиар да барыбер пиар. Сөйләсеннәр! Ә мин яраткан эшем белән шөгыльләнүне дәвам итәм һәм барыгызга да бәхет кенә телим!
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии