Дилә Нигъмәтуллина бала үтенечен беркайчан да кире какмаска куша (КИҢӘШЛӘР)

Узган атнада Дилә Нигъмәтуллинаның бөдрә чәчле кызы Сәфинәгә 5 яшь тулды. Сабыйның туган көнен әти-әнисе зурлап “Туган авылым” ресторанында уздырган. Бәйрәмдә бик күп кунаклар булган. Җырчы әни кыз бала тәрбияләү серләре белән бүлеште.

- Сәфинә гел әтисе, төс-кыяфәткә минем кыз дип әйтмәссең дә! Теле бик иртә ачылды. Урыс телендә иркен аралаша, татарчаны да яхшы белә. Инглиз телен өйрәтү өстендә дә эш алып барабыз. 2 яшендә үк шигырьләр ятлап сөйли иде. Җырга да өста, биюгә дә. Аның белән бик җитди китаплар укыйбыз. “Үскәч ветеринар булам”, - ди. Шуңа да тән төзелешен, органнар турында әдәбиятне көн дә төш алдыннан укыйбыз.

Ана бурычын ныклап аңлаган яшьтә бала тапкач, тәрбиягә карашым бик җитди булды. Концертлар графигы тыгыз булгач, кызыма тиешле игътибарны, тәрбияне бирә алмам дип бик тә борчылдым. Мин балага күкрәк сөтен имезү яклы. Сафинәне ике яшенә кадәр имездем. Күп аналар күкрәк сөте юклыгын сәбәп итеп, баласына ясалма сөт бирә. Бүгенге көндә сөт төшүне (лактация) яхшырту өчен күп ысуллар бар.

Сабыең өчен иң мөһим һәм абруйлы кеше син икәнлегеңне онытырга ярамый. Син аны нәрсәгә өйрәтәсең, ул күпкә тизрәк отып алачак. Шул ук вакытта балаңның сәләтләренә игътибар бирергә кирәк. Әгәр ул җитез, шук, хәрәкәтчән икән, спорт уеннарын беренче урынга куегыз. Зиһенле, белемгә омтыла икән, китапларга өстенлек бирегез. Балагыз сездән нәрсә дә булса сорый икән, аны кире кагарга тырышмагыз. Сафинә минем янга килсә, бар эшемне дә читкә куям. Әгәр дә: «Кызым, вакытым юк, әйдә соңрак», – дисәм, ул үпкәли һәм аны тынычландырырга тагын да күбрәк вакыт кирәк булачак. Үтенечен шунда ук үтәсәм, 10-15 минуттан үз эшләремне иркенләп дәвам итәм, дип сөйләгән Дилә "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии