Дилә Нигъмәтуллинага нәрсә булган?

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәргә Республика клиника хастаханәсендә төшкән фотосурәтен урнаштырган, астына исә: "Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз", дип язып куйган. Бу фотоны күргәч, күпләр "ни булды?" дип Дилә өчен борчыла башлады. Без дә Диләгә шул ук сорауны юлладык.

- Соңгы вакытта башым бик еш авырта башлады, шуңа күрә табибларга күренергә, дәваланырга кирәк, дигән фикергә килдем. Хастаханәгә салмыйлар анысы, Аллага шөкер. Әлегә тикшерү-күзәтү узам, нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Дилә Нигъмәтуллина.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии