Дилә Нигъмәтуллинаның гаиләсендә күңелсез хәлләр

Мари Иленең Бәрәңге районы Мазарбаш авылында Дилә Нигъмәтуллина яман шеш белән авырый дигән сүз чыккан. Нәрсә – дөрес, нәрсә уйдырма икәнлекне тамашачыларга җиткерер өчен җырчы үз теләге белән барысын да сөйләп бирде.

Дилә Нигъмәтуллина өчен узып бара торган 2014 ел зур сынаулар китергән. Ел башында ул әнисенең яман шеш белән авыруын белә, ә берничә айдан соң әнисе Флера ханым аягын сындыра. Әлеге күңелсез вакыйгалар Диләнең үзен һәм якыннарын борчуга сала.

"Минем өчен 2014 ел иң авыры булды. Гаиләбез өчен зур сынау алып килде. Әниебезнең сөт бизендә (рак молочный железы) IV стадияле яман шеш таптылар. Бүгенгәчә аның исәнлеге өчен көрәшәбез. Быел апрель аенда абыем Булат белән УНИКС концертлар залында дуэт концертыбыз булыр алдыннан әнием аягын сындырган иде. Бер ай буе хастахәнәдә ятты. Аның яныннан бер дә китмәдем диярлек. Мазарбаш авылындагы ике катлы йорт минем өстә калды дисәм дә була. Авыл булгач, аның бакчасы да, хуҗалыгы да бар бит инде. Әле бит кызым Сәфинә дә кечкенә. Менә шулай ыгы-зыгы белән, әнием аягына басты. Анысына Аллага шөкер генә итәм. Аягын сындырган вакытта, әниемә яман шештән каршы дарулар куллануны тыеп тордылар. Чөнки организмы болай да хәлсезләнгән иде. Бераз савыгып, йөзләренә нур кереп киткәннән соң, нурланыш терапиясе узды. Шулай ук системалар ала башлады. Швейцариядән кайтарылган дарулар кададылар. Аның бер ампуласы гына да 150 мең сум тора. Берничә ел аласы аны. Әлегә ул даруны ярты елга билгеләделәр. Әти-әнием миңа барыннан да кадерлерәк. Әтием Җәүдәт тә өйдәге эшләрне әнидән эшләттермәскә тырыша. Хәзер гастрольләргә дә сирәгрәк чыгам. Кызым Сәфинә туганнан бирле дисәм дә була. Игътибарымны күбрәк аңа бирергә тырышам. Үземнең дә калдырып китәсем килми. Кызым янында ярты көн булмасам, сагына башлыйм", - дип беллдергән  Дилә Нигъмәтуллина "Интертат.ру" электрон газетасына. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
13.12.2014 18:20:15

Нэкъ энисе тосле икэн Динэ.
Ойдэ авыру булу бик кыен, бигрэк тэ онкология белэн булса.
Сабырлык белэн уздырырга язсын.

09.12.2014 23:52:31

Динэ чын кунеллэн Эниегезнен сау-сэлэмэт булуын телим,Ходай ташламасын сезне!Сабыр булыгыз!Сез Молодец!

Последние комментарии