Дилә Нигъмәтуллинаның кызы туды

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина һәм музыкант Марат Мухин гаиләсендә шатлык. Бүген төнлә беренче балалары дөньяга аваз салды. Кыз бала! Дилә үзенең якын дусты, “Болгар” радиосында “Чәк-чәк шоу” иртәнге тапшыруын алып баручы Гөлшат Гыймадиевага болай дип смс җибәрә:

“Мин әни булдым. Үземне 7 кат күктә хис итәм. Кызым Марат кебек кап-кара, чәчләре көдрәләнеп тора, керфекләре шундый матур”. 

Хәтерләсәгез, бер-ике көн элек кенә “Туйлар.ру”да корсаклы Диләнең фотосессиясен элгән идек. Һәм менә шатлыклы хәбәр! Бала РКБда төнге сәгать икедә туган. Кыз буласын белгәч, Дилә һәм Марат инде берничә көн алдан бөтен кирәк-яракларны алып бетергән булган. Әмма бала 17се көнне генә туарга тиеш иде ди. Тик, гадәттәгечә, малайлар вакытыннан соңрак, ә кызлар иртәрәк туа шул.

Яшь әни һәм яшь әтине чын күңелдән бу бәхетле көннәре белән котлыйбыз! Кызыгыз игелекле бала булып, үзегезгә охшап үссен!

Инде сабыйга нинди исем кушырлар. Ә сез, хөрмәтле укучыларыбыз, нинди исем тәкъдим итәр идегез?
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
19.04.2012 16:38:29

Алина или Ралина*

27.03.2012 13:03:44

Айсинә исеме ничек??

22.03.2012 21:24:37

юк,кем начарлык ди.Элсэлэр тагын да ныграк шатланышырбыз.

22.03.2012 17:21:04

Роддом, ярар элерлэр, борчылма! Монда бит кешенең шатлыгы белэн генэ уртаклашканнар. Бернинди начарлык юк!

19.03.2012 00:35:56

кем дип куштылар сон инде бэбигэ????апам ят исем,истэ калдыра алмадым диде.

13.03.2012 11:49:36

Ничек итеп бэбэйлэгэнен дэ матбугат ру битлэренэ элэсе генэ калды.

12.03.2012 22:49:31

мэрьям

12.03.2012 14:10:36

Мэдинэ исеме Дилэгэ дэ Маратка да якын

12.03.2012 12:16:37

Чын кунелдэн котлыйм!

11.03.2012 23:39:14

Чын кунелдэн котлыйм Бэхетле бала булсын!)э мин берничэ исем тэкъдим итэм эле- Золэйха, Зэйнэп, Бану, Мэрьям, Соембикэ

11.03.2012 22:55:01

Дэлия

11.03.2012 22:20:18

Райана исеме) Бу исемнен мэгънэсе дини яктан анлатыла

11.03.2012 22:13:39

Йолдыз - бик матур исем=)

11.03.2012 18:34:56

котлыйбыз чын кунелдэн яшь эти энине!!!!!!бэхетле сабый блусын!!!
Илузэ.

11.03.2012 16:05:04

Милэушэ , Рамина

Лэйлэ!!
Чөнки кап-кара чәчле,тон уртасында туган кыз тагын кем булсын???

11.03.2012 12:14:35

алия, наргиз,лэйсэн.

11.03.2012 11:14:15

Сиембикэ,Султана

11.03.2012 11:12:40

Мин мондый исемнәр тәкъдим итәм: Чао Бомбино, Буги-вуги, Барак Обама, Чандер Путти, Хенде Хох, Дездемона, Афродита, Хачапури, Чио-чио-сан, Хөббениса... Күп инде алар. Шулар арасыннан берсен сайлап алыгыз.

Последние комментарии