Дима Билан “Евровидение-2013” алдыннан Казан кызына шалтыраткан

Казан кызы Даяна Кириллова Киев шәһәрендә узган “Евровидение-2013” балалар җыры халыкара конкурсында 106 балл җыеп дүртенче урынны яулады.
Беренче урынны Мальтадан Гайя Кауки алды. Икенче урынны Украинадан София Тарасова, өченче урынны Белоруссия җырчысы Илья Волков яулады.
 
Конкурста чыгыш ясар алдыннан Даянага Россия эстрадасы йолдызы Дима Билан көч-куәт өстәгән. Нәни җырчы әйтүенчә, финал алдыннан Даянага Билан шалтыратып, дулкынланмаска киңәш иткән, уңышлы чыгыш ясавын теләгән һәм аның өчен бөтен ил җан атып торуын искәрткән.
 
Даяна Кириллова “Голубой огонек”ка да чакырылачак. Анда ул “Евровидение” да башкарган җыры белән чыгыш ясаячак.
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии