Динар Шәймәрданов Айдар Шәймәрдановка: Син моңны борма белән бутама!

Элек "Батырлар" тапшыруын алып барган Айдар Шәймәрдановның энесе Динар соңгы арада үзен җыр өлкәсендә сыный, беләсездер.

"Беркөнне иртән торгач, җыр сузып маташам, - ди Айдар, - Динар чыгып бара. Әйтәм тегеңә:

 
- Моң бармы минем? - дим.
 
Тыңлап торды да:
 
- Син моңны борма белән бутама, - ди".
 
Шәп әйктән. "Шуннан соң мин клиплар гына төшерергә булдым", - ди Айдар.
 
Сүз уңаеннан, "Батырлар" тапшыруы 18 гыйнвардан кабат ТНВ каналында чыга башлаячак.
 
Ә бүген 3 гыйнвар көнне Айдар Шәймәрдановның туган көне. Котлыйбыз!
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии