DJ Радик белән Айрат Сафин бер-берсендәге тискәре сыйфатларны әйтте

Мәскәү егетләре - DJ Радик белән Айрат Сафин заманча, әмма шул ук вакытта милли һәм моңлы җырлары белән тамашачы күңелен яулап алды. Егетләр сәхнәдә генә түгел, көндәлек тормышта да якын дуслар. Алар сөйләвенчә, бер дә талашканнары юк. Сәнгать өлкәсендә генә кайчак иҗади бәхәс тууы мөмкин, әмма бер-берсенә юл куеп, аны шундук хәл итәләр. Тик, шулай да, бер-берсендә өнәп бетмәгән сыйфатлар бардыр бит?!...
- Яшерми, бер-берегездәге тискәре сыйфатларны әйтә аласызмы?

Радик:
 
- Айрат бик оялчан. Сүз дә юк, сәхнәдә бу сыйфат аны бизи. Әмма артистка тормышта андый булырга кирәкми. Айратка караганда, мин әрсезрәк.
 
Айрат:
 
- Ә Радик бар эшкә дә үзе тотынмакчы. Һәр эшне җиренә җиткереп, ничек кирәк, шулай башкара. Әмма вакыты кысык булгач, җитешми һәм шуның аркасында башка мөһимрәк булган проектлар аксый. Ул бит беркемгә дә ышанмый. Мәсәлән, клип төшерәбез ди. Ул процессны Радик һәрчак контроль астында тота. Зәвыксыз әйбер булыр дип бик борчыла. Аның фикеренчә, кеше үз эшен башкара икән, димәк ул - әлеге өлкәнең остасы. Мин дә аның белән килешәм.
 
Радик:
 
- Айратның нинди көчле баритон икәнен беләм. Әмма, әйтеп китүемчә, ул беркайчан да “Мин!” дип йөрми. Ә тыйнак җырчыга продюсер бик кирәк. Һәм мин бу зур эшкә алынырга булдым. Әмма без, беренче чиратта, яхшы дуслар. Тәүдә ике арада артык рәсми булмаган килешү бар иде, хәзер анысы да юк. Бер-беребезгә ышанып, бергәләп иҗат итәбез. Дуэт булгач, безне тыңлаучы аудитория дә киңәя. Мәсәлән, Айратны өлкән яшьтәгеләр дә тыңлый, ә минем исә иҗатым – яшьләр юнәлешендә.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии