Әбри Хәбриев 175 нче гимназиядә һәлак булганнарга багышлап шигырь язган

Пародия остасы Әбри Хәбриев Казан гимназиясендәге фаҗига уңаеннан шигырь иҗат иткән. Ул аны инстаграмда урнаштырган.
Көләч йөзең белән чыгып киттең,
Ишегеңне арттан япмадың...
Мәктәп көтә иде, бик ашыктың,
Тик сабактан бүген кайтмадың...

Кая барып бәрелим соң хәзер?
Кая куйыйм җанны, ә?! Балам!!!
Мин бит сине башка күрә алмыйм!
Сурәтләрең генә бага(а)лам...

Ә тавышың, ә ул чыркылдавың
Яңгыраплар торыр колакта...
Ишетүгә шунда ыргылырмын,
Булмассың шул, бәбкәм, ул якта...

Бәрелермен, сугылырмын шулай...
Вакыт килеп җиткәч аңлармын,
Тик әлегә томаланган акыл,
Кызган күмер кебек кайнармын!

Ә син инде тыныч, күзең йомык...
Җиде кат күк - очар юлларын...
Мәктәпкә дип киткән идең иртән...
Өйгә генә бүген кайтмадың...
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии