Егетемнең башка кыз белән йөргәнен белдем. Миңа нишләргә?

Әлеге четерекле мәсьәләгә психолог Резеда Попова ачыклык кертергә тырыша.

Исәнмесез, “Туйлар.ру” сайты. Сезнең аша психологка сорау бирәсем килә. Минем очрашып йөргән егетем бар. Күптән түгел миңа аның тагын бер кыз белән очрашып йөрүен хәбәр иттеләр. Өстемә салкын су койгандай булдым. Хәзер миңа нишләргә икәнен дә белмим, югалып калдым. Аның белән мөнәсәбәтләремне туктатыйммы яисә аның белән сөйләшеп, бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышаргамы? Алдан ук рәхмәт.” Гүзәл, 24 яшь, Казан.

Психолог Резеда Попова җавабы:

- Безнең җәмгыятьтә хатын-кызлар гына түгел ир-атлар да кеше сиңа беренче көненнән үк тугъры булырга тиеш дигән фикердә тора. Алай уйлаганда кешенең күңеле тыныч, ләкин шул ук вакытта ул сайлау мөмкинлеген дә юкка чыгара. Гүзәлнең соравына әйләнеп кайтсак, мин аңа егетен мәҗбүриләп үзе янында гына булуын таләп итәргә киңәш итмәс идем. Гүзәл, сөйгән егетеңә ачуланып, үпкәләп йөрү, талашу яисә аерылышу - болар барысы да төп сәбәпне белергә ярдәм итмәячәк. Әгәр егетең сиңа чыннан да ошый икән, мөнәсәбәтләреңне дә, үзеңне дә үстерү өстендә эшлә. Шул очракта егетең теге кызнымы яисә сине сайларгамы дигән сорау каршында калгач, дөрес нәтиҗә чыгарыр. Аңардан тугърылык таләп итәргә ул бит әле синең ирең түгел. Ул синең кебек үк ирекле кеше, тиң ярын эзләргә хакы бар. Аннары, ул синнән тыш башка кыз янында була икән, димәк ул анда синнән ала алмаган хисләрне таба. Бәлки сиңа да шуны аңларга һәм үзегезнең мөнәсәбәтләрдә шул хисләрне булдырырга кирәктер.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

Хей,аптырагансын Гузэл наным.Син дэ флиртовать итеп кара.Эгэр егетен игнорировать итэ икэн запомни ул сине ЯРАТМЫЙ.Тагылма ана.жибэр аны.син пока ана беркем ТУГЕЛ.Ул ирекле анын менне сайларга момкинлеге бар,син аны узенне кочлэп яраттырав алмыйсын.
Так что башкаларны син дэ кузлэ.
Хислэр алар кабына да сунэ,ОНЫТМА.

03.05.2012 22:27:11

Сиңа да бер матур егет табарга кирәк! Таныш егетләрең белән алдан сөйләшеп, егетеңнең реакциясен тикшерергә була. Әгәр битараф икән, димәк, ул сине яратмый

03.05.2012 20:48:20

Гузэл сенелем,сезнен бит эле берегезгэ-берегез тугрыклы булу турында ант иткэнегез юк,шуна курэ егетем хынэт итэ дигэн сузегез дореслеккэ туры килми. Ул егет эле ойлэнмэгэн-шулай ук сез дэ кияугэ чыкмаган. Икегезнен дэ яр сайларга момкинлегегез баз. Могаен ул ярымны таптым диеп уйламыйдыыр. Аны гаеп итмичэ генэ ,узегезгэ ул егет ошый икэн,очрашуыгызны дэвам итегез,лэкин тавыш кутэрмэгез,ул очракта сез аны югалтуыгыз хак. Мэхэббэт очен корэшэ белу дэ кирэк,лэкин акыл белэн. Еллар ир белэн хатынны бергэ бэйли алмый. Соя икэн сине сайлар-сойсэн узен дэ хислэрен яшермэ. Сабыр бул=вакыт барысын да уз урынына куяр. Шул ук вакытта олтан да булма-син бит хатын кыз. Бэхетле бул сенелем!

03.05.2012 20:42:57

Димәк сез аңа ошамыйсыз.. Ул сезгә бу хакта әйтергә кыенсына..Вакытты җиткәч үзе әйтер.

Последние комментарии