Экстрасенс Алсу Газыймҗанова: «Гаилә корыр өчен уңышлы ел килә»

«Экстрасенслар көрәше» проекты катнашучысы Алсу ГАЗЫЙМҖАНОВА менә инде өченче ел, редакциягә килеп, Яңа елга фаразларын әйтә. Ул сөйләгәннәрнең күбесе чынга ашып килә. Быел да без аның 2017 елга фаразларын искә төшердек, укучыларыбыз үтенече буенча, 2018 ел турында сораштык.
Чынга ашты:
 
«Медицина өлкәсендә сөенечле яңалыклар көтелә».
Медицина өлкәсе өчен узып баручы ел чынлап та күңелле хәбәрдән башланды. Татарстан Президенты карары белән, сырхауханәләрне төзекләндерү программасы тормышка ашырыла башлады. Биналар тышкы яктан гына яңартылып калмый, пациент белән табиб арасындагы мөнәсәбәтләргә дә зур игътибар бирелә. Сәламәтлек саклау системасындагы үзгәрешләрнең беренчел звенога да килеп җитүе халык өчен иң көтелгән, күңелле хәбәр.
 
«Спортта яңа исемнәр билгеле булачак».
Бу ел спорт өлкәсендә «Испания Вуэльтасы», «Абу-Даби Тур», «Джиро д’Италия» ярышларында җиңүләр яулаган «Ел спортчысы» исеменә лаек булган велосипедчы Илнур Закарин; фигуралы шуу буенча Европа беренчелегендә Владимир Морозов белән чыгыш ясап, алтын медаль алган, Хельсинкида узган дөнья чемпионатында бронза медаль яулаган фигурист кыз Евгения Тарасова исемнәре; «Зенит-Казан» волейбол командасының дөнья клублары чемпионатында җиңүе белән истә калыр. Күптән түгел тимераякта шуу буенча Россия чемпионатында җиңеп чыккан яшь татар спортчысы Алинә Заһитова да – горурлыгыбыз.

«Россия белән Төркия арасында конфликтлар булып торса да, кеше анда ял итәргә барудан туктамас».
Чынлап та, Россиядән Төркиядә ял итүчеләр саны быел 4 миллионнан артып киткән. Россия туроператорлар ассоциациясе белгечләре әйтүенчә, соңгы өч елда бу сан иң рекордлысы булып санала.
 
«2017 елда авыл хуҗалыгында яхшы уңыш җыеп алыначак. Фермерларга зур игътибар биреләчәк».
Җәйнең салкын килүенә карамастан, быел 5 миллион тоннадан артык уңыш җыеп алынды. Татарстан тарихында беренче тапкыр шикәр чөгендере уңышы 3 миллион тоннага җитте. Республикада биш меңгә якын фермер хуҗалыгы, бер меңнән артык гаилә фермасы, 450 меңләп шәхси хуҗалык исәпләнә. Авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын алар җитештерә. Фермерларга, эшчәнлекләрен җәелдерү өчен дәүләт тарафыннан төрле грантлар, субсидияләр, ташламалы кредитлар каралган. Россиядә иң зурысы булып саналган агросәнәгать паркы да фермерларга җитештергән товарларын уңайлы шартларда сату мөмкинлеге бирә.
 
«Мәгариф өлкәсендә реформалар күрәм, алар укырга керү, имтихан бирү процессларын гадиләштерүгә корылган булсын иде дип телисе килә».
Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр: мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскартылудан алып министр алышынуга кадәр быелның иң истә калырлык реформасы булыр, мөгаен. Былтыр экстрасенсның: «Әти-әниләргә хөрмәт белән карау, тарихыңны белү, үткәннәреңне барлау мөһим. Барысы да: бүгенгебез, киләчәгебез тамырларыбызга, гореф-гадәтләребезгә бәйле бит», – дигән сүзләре дә юкка гына булмаган, күрәсең. Бүген барыбызның да төп максаты нәкъ менә борынгы милли йолаларны, гореф-гадәтләрне, үткәнебезне барлап, бүгенгебезне саклап калу, телебезне, тарихи ядкәрләрне киләчәк буынга җиткерү.
 
2018 елга фаразлар:
 
Катлаулы, каршылыклы ел узып бара. Үзсүзле, лидерлыкка омтылган кызыл Әтәч үзенекен итте. Сары эт елы күпкә тынычрак, тотрыклырак булыр төсле.
 
Өченче бөтендөнья сугышы, атом-төш сугышы турында еш ишетергә туры килә. Ул сугышны башларга теләүчеләр, безнең илне дә шунда тартырга өндәүчеләр очрый, шулай да киләсе елда сугышлар булмас дип сизәм. Мин сәясәтче түгел, әмма Израиль белән бәйле ниндидер каршылыклар күрәм. Бу күп кенә башка илләргә дә тәэсир итәчәк. Израильдә килеп туган хәлнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне какшатуы кайбер проблемаларга сәбәпче булуы бар. Без исә алга таба башкалар тәкъдимнәр белән үзләре мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр тыныч кына күзәтүче ролен үтәрбез кебек. Күңелемә Грузия килә. Бу ил белән бәйле нәрсә булачагын төгәл генә әйтә алмыйм. Бәлки ниндидер катаклизм, гадәттән тыш хәлдер. Белмим. Кореядә барган атом-төш сынауларына күпләр шикләнеп, куркып карый. Киләсе елда бу мәсьәлә икенче планда калыр. Союздаш республикаларның Россиягә якынаюын тоям. Бәлки бу илләргә чыгу кагыйдәләре гадиләштерелү, эчке мөнәсәбәтләр җайлану белән бәйледер. Аеруча Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан белән дуслык җепләре ныгыр кебек.
 
Президент сайлауларында кем җиңеп чыгачагы турындагы соравыбыз исә әлегә җавапсыз калды. «Март җитәрәк фаразларбыз. Яңа ел алдыннан кешенең башын сәясәт белән катырасым килми», – диде экстрасенс.
 
2018 – гаилә корыр өчен уңышлы ел, медицина алга китәчәк. Халыкта антибиотикларга, могҗиза вәгъдә иткән кыйммәтле даруларга карата ышаныч кимер сыман. Даруларны үз белдегең белән эчү, кирәкмәсә дә куллану яхшы түгел. Яман шешне китереп чыгарган сәбәпләрнең дә кайберләре нәкъ менә сыйфатсыз ризык, сәбәпсез күп дару куллану дип саныйм. Медицинада авыруны булдырмый калуга зур игътибар бирәчәкләр, чыныгу, дөрес туклану, сәламәт яшәү турында күп сөйләнәчәк.
 
Кайсы өлкәдә икәнен әйтә алмыйм, әмма ил күләмендә бөтен кешене шаккатырган бик мөһим ачышлар булачак. Көтмәгәндә җир тетрәүләр, гарасатлар күзәтелергә, вулкан атарга, комета, метеорит төшәргә мөмкин. Бер-бер артлы самолет һәлакәтләре булуы да бар. Һава транспорты өлкәсендә үзгәрешләр көтелә сыман. Әмма гадәттәгечә, бу карарга һәлакәт булганнан соң гына киләчәкләр. Авыл хуҗалыгында халык көткән уңышны күрмим. Нәкъ менә Татарстанда димим. Күз алдыма дымланган ашлык килә.
 
Яшь гаиләләргә дәүләттән зур ярдәм күрсәтеләчәк. Фатир алырга теләүчеләр ашыкмасалар да була. Торак бәясе тагын да төшәчәк. Автомобильләр исә башта кыйммәтләнәчәк, аннары, марттан соң, кабат очсызланыр, мөгаен. Хакимияттә 45 яшькә кадәрге җитәкчеләрне күрәм.
 
Алсудан бүгенге көн өчен актуаль тема – тел мәсьәләсе турында да сораштык. Үзенең дә кызы кечкенәдән татар телен өйрәнгән әңгәмәдәшем киләчәккә өмет белән карый. «Бу хакта гел әйтә киләм. Без туган телебезне, тамырларыбызны истә тотарга тиеш. Татар теле, милләтебез, театрлар, татар матбугаты бетмәячәк. Безне ишетмиләр дип борчылырга кирәкми. Әйе, дәүләт тарафыннан ниндидер чикләүләр булыр, әмма татар халкын, милләтебезне тыючы булмас. Хәзер без кайбер мәсьәләдә җиңеп чыга алмаганбыздыр, әлегә торгынлык чоры. Ләкин бу конфликтлы вакыйга, киресенчә, татарларны көчлерәк итәчәк дип уйлыйм. Хәтта төрки халыкларны берләштергән берәр оешма барлыкка килер кебек. Үз вакыты килеп җиткәч, татарлар тагын да танылачак. Эт елы хыянәтне кичерми.Тугрылыкны ярата. Бу елда кемнең кем икәне беленер», – диде Алсу.
 
Быел хәйриячелек киң таралачак. Табигатькә, хайваннарга, экология проблемаларына игътибар артачак. Кайбер төр җәнлекләрнең җир йөзеннән юкка чыгуы бар. Дөнья океанын саклау проблемасы күтәреләчәк. Гомумән, халык экология мәсьәләләренә битараф калмас кебек. Планетабызны саклауга басым ясалачак.
 
Бу елда гаиләдә дуслык, татулык булсын иде. Хәзерге заманда еш кына вакыт җиткереп булмый, эш, карьера, акча беренче урында. Ләкин иң мөһиме: гаиләбезгә, балаларга, якыннарыбызга карата игътибарны арттырырга кирәк. Мөнәсәбәтләрдә каршылыклар бармы? Психологка барырга, китаплар укырга, үзара аңлашырга омтылыгыз. Балалар – безнең киләчәгебез. Аларга карата мәхәббәт, игътибар киләчәктә нәтиҗәсен бирми калмый. Назга, мәхәббәткә төренгән гаиләдәгеләр башкаларга да игелек, яктылык өләшә. Гаиләләрне сакларга тырышып, имин яшәсәк иде.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии