Әлфия Авзалованың кызы Илһам Шакиров белән соңгы тапкыр кайчан күрешкәнен әйтте

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова мәрхүм Илһам Шакиров белән соңгы тапкыр моннан ун көн чамасы элек күрешкән. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
Бөек татар җырчысы Илһам Шакиров кичә 84 яшендә вафат булды, дип яза агентлык. 
 
“Илһам абый белән соңгы тапкыр 5 гыйнварда күрештек. Мин аның янына еш барып йөрдем, монысы соңгысы булган икән. Ул утырып тора иде, тик кешенең чирләве күренә иде инде. Соңгы күрешү икән күңелем сизде кебек, бик авыр тойгылар белән киттем”, - диде ул.
 
Зөлфия кичә Әлфия Авзалованың туган көне булуын әйтте. “Ике йолдыз гомерләре буе янәшә бардылар да, ел ярым ара белән бер-бер артлы киттеләр”, - диде ул.
 
Зөлфия Авзалова җырчы Илһам Шакировка ярдәм итеп яшәгән Илһам Хаҗиевка рәхмәтләрен җиткерде.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии