Эльмир Низамов Испаниядә яшәүче Җәүдәт Сөләймановка уртак җырларын диңгез буенда тәкъдим иткән (ФОТО)

“Кичә искиткеч көн иде. Тормыш кайвакыт шундый сюрпризлар әзерли. Җәүдәт абый белән Урта диңгез яры буенда очрашырбыз дип уйламаган да идем. Аның сүзләренә язылган яңа җырымны Испаниядә бүләк итеп калдырырга насыйп булган икән”, – дип яза яшь композитор.
Белгәнебезчә, Җәүдәт Сөләйманов бүгенге көндә Испаниядә яшәп дәвалана. Фотоларына караганда аңа диңгез һавасы килешкән булырга охшаган. 
 
Эльмир үзе ике ел элек Испаниядә бер булган идем инде дип искә ала. Быел ял итәргә кабат Урта диңгез буе ярларын сайлаган. Һәм менә шундый көтелмәгән очрашу! Дөнья түгәрәк дип тик торганда гына әйтмиләр шул.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии