Эльмира Галимова кызын татар сыйныфына биргән

Бу турыда композитор "АМАКС Сафар-отель"дә үткәргән матбугат конференциясендә белдерде.

Сер түгел, бүген күп кенә ата-аналар үзләре чат итеп татарча сөйләшсәләр дә, балаларын татар мәктәпләренә, татар сыйныфларына бирергә ашкынып тормыйлар. Эльмираның исә бу адымы мактауга лаек. Алай гына да түгел, Эльмира Галимова һәм Илнар Гәрәевнең кызлары музыка мәктәбендә дә шөгыйльләнә. Димәк, киләчәктә татар мәдәниятендә үзен күрсәтерлек талант булыр әле, дип ышанып калыйк. 

Матбугат конференциясе исә 9 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында узачак "Рисую жизнь нотами..." концертына багышланды. 

Концертта катнашалар:
 
Эльмира Галимова – композитор, сәнгатьне өйрәнү кандидаты, Татарстанның һәм Россиянең Композиторлар берлеге әгъзасы, Россия һәм дөньякүләм бәйгеләр җиңүчесе, Татарстанның М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
 
Татарстан Дәүләт симфоник оркестры. 
Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский.
 
Артур Исламов (баритон) – халыкара бәйгеләр лауреаты, М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры солисты.
 
Эльза Заяри (сопрано) – Мариин театрының Яшь опера җырчылары академиясе солисты.
Софья Гуляк – Лидсе (Бөек Британия) шәһәрендә узган пианистлар бәйгесендә алтын медальгә ия булучы, АКШда Капелла исемендәге халыкара бәйгедә җиңүче. 

 

Рәхим итегез!
 
 
Шамиль Абдюшев фотосы.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии