Эльмира Гыйльфанова: "Туебыз бик үк традицион булмады" (ФОТО)

Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова (хәзер ул да Җәләлиева инде) туе турында барлык матбугат чарасы да язды кебек. "Туйлар.ру" туйның ничегрәк узуы турында Эльмираның үзеннән сорашты.

- Кунакта туганнардан тыш артистлар да бар иде: Салават абый, Венера Ахатовна, Альфред Якшимбетов, Римма Ибраһимова, Данир Сабиров, Филүс Каһиров һәм башка яшь артистлар, - дип сөйләде Эльмира, - Туйны чын бәйрәм булсын дип эшләдек. Хәтта, традицион аукционнар сатып, акча җыюлар да булмады. Мәҗлеснең азагы да традицион рәвештә түгел, ә бер сәгатькә якын концерт программасы белән тәмамланды.

Туй мәҗлесе Казанда "Аура " дигән ресторанда узган. Фәнил Вакказов алып барган, ди-джей Сирень Хәсәнов пульт артында утырган. Фото һәм видеоны Рафил һәм Эльмираның дуслары "ZoorZoom" егетләре төшергән.

"Туйлар.ру" хәбәрчесенең "бүгенге көндә ниләр кичерәсез?" дигән соравына Эльмира Җәләлиева ике сүз белән генә җавап бирде: "Без бәхетле!"

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии