Эльмира Сәлахова: "Мин кавыштырган парлар аерылмый" (ФОТО)

Тимер өзәрдәй дип ир-егетләргә карата әйтелсә дә, бүгенге көндә аягында нык басып торган, хыялларын максат итеп, чынга ашыручы хатын-кызлар күпләрне сокландыра. 14 елдан артык эш тәҗрибәсе булган “Ирек мәйданы” газетасы журналисты, йөзләгән мәҗлесләрдә меңләгән кешенең күңелен күрә белгән искиткеч оста алып баручы Эльмира Сәлахова чаялыгы, сөйкемлелеге һәм тырышлыгы белән үзенә карата да куя.
Яраткан эше турында ул дөньясын онытып сөйли, ә аралашканда күзләре янып тора. Нәкъ шушы сыйфатлар аның профессионализмын, иҗатына карата мөнәсәбәтен һәм зур җаваплылык белән эшләвен дәлилли дә. Әмма Эльмира Сәлахова үзе тормышта беренче урынга нинди кыйммәтне куя икән соң?
 
— Эльмира, Казанга килеп төпләнүегезгә егерме елга якын вакыт үтеп киткән. Балачагыгызда иҗатка тартылып, Татарстанда тормыш итәрмен дигән хыяллар белән үстегезме?
 
— Казанга кечкенәдән омтылдым. Үзем исә, Башкортстанның төньяк капкасы булган нефтьчеләр төбәге – Янавыл районының, Яңа Уртавыл авылыннан. Дүрт яшемнән сәхнәдә, шуңа да балачакта җырчы булырга хыялландым. Бу теләгемне әтием дә хуплады, ләкин әнием каршы килде. Ул күбрәк мине медицина өлкәсендә күрергә теләде. Безнең гаиләдә иҗат кешеләре юк. Әнием – бухгалтер, әтием – нефть оешмасында электрик булып эшләде. Бүген икесе дә лаеклы ялда. Бердәнбер абыем шулай ук нефтьче, гаиләсе белән район үзәгендә яши.
 
Әнием һәрвакыт: “Син туган айны бакчабызда бәрәңге бик уңды. Шуны җыеп тапшыргач әтиең кулыма бик күп акча кайтарып тоттырды. Бу муллык балам туган хөрмәткәдер. Алла боерса, кызым ризыклы булыр, дип күңелемнән юрадым”, – дип әйтә. Ул миңа Лиана исеме кушарга теләгән, ләкин әтием ошатмаган. Күршебездә генә көзге каршына басып бии, җырлый торган Эльмира исемле кыз булган, шуның кебек җырчы, биюче булсын, дип миңа да Эльмира исемен сайлаганнар. Әнинең юраганы юш килде. Эльмира апа кебек мин дә көзгегә карап җырлый, бии идем. Мәктәптә укыганда да сәхнәдән төшмәдем, төрле конкурсларда катнашып җиңү яуладым.
 
Курчаклы уйнау миңа сирәк эләкте, эшләп үстем. Әти-әнием искиткеч тырыш кешеләр, әнинең кыярлары апрельдә үк өлгерә. Яңа бәрәңгене дә авылда иң беренчеләрдән булып ашыйбыз. Виктория җиләгенең иң эре, иң тәмле, иң яхшы сортын тулы бер плантация кебек үстерәләр. Сезон вакытында аны сатып бик зур табыш алалар. Әти-әнинең бакчасында хәтта ноябрь аена кадәр җимеш бирә торган каен, кура җиләкләре дә үсә. Шулай булгач, безне дә хезмәт белән тәрбияләделәр. Кечкенәдән мал-туар, кош-корт карап, зур бакчада шактый бил бөктем. Билгеле, җиңел булмады, тик әти-әниемә хезмәткә мәхәббәт тәрбияләгән өчен бик рәхмәтлемен. Шул тырышлыгым аркасында бар нәрсәгә ирештем. Кияүгә чыкканчы ук тормышым бөтен яктан җитеш иде.
 
— Җыр белән мавыгып үскән кыз ничек журналист һөнәрен сайларга батырчылык итте?
 
— Мәктәптә укыган вакытта мине татар теле укытучысы булырга әзерләделәр. Казандагы педагогия институтына укырга керергә җыендым. Унынчы сыйныфны тәмамлауга Казан белән таныша тору өчен әни мине Татарстанга алып килде. Казандагы туганнарга аяк басуга, апам (ул шулай ук журналист) журналистика бүлегенә укырга керергә өндәп бер мизгелдә фикеремне үзгәртте дә куйды. Шул көнне үк мине университет белән таныштырды. 17 катлы уку йорты бинасына карап, сокланып басып торганым әле дә күз алдымда. Шуннан ике дә уйламый журналист һөнәрен сайлаячакмын дидем. Ул вакытта “Мәгърифәт” газетасы “Булачак журналистлар клубы” дигән конкурс үткәрә иде. Язган мәкаләләрем беренче урынны алды һәм мин имтихансыз гына укырга кабул ителдем. Бу зур сөенечне Ходайның олы бүләге һәм Татарстанга юл ачуы дип кабул иттем. Студент вакытта ук язмаларым матбугат чараларында басылып, хезмәтем өчен гонорарлар ала башлаган идем. Кулыма диплом алганчы ук редакциягә эшкә урнаштым һәм бүген дә мин сайлаган һөнәремә тугъры.
 
 
— Бәйрәмнәр алып бару өлкәсенә ничек кереп киттегез?
 
— Мин 11 тапкыр туйда шаһидә булдым. Җырлап йөргәч мәҗлесләрдә чыгыш ясау кыен түгел иде. Ә алып баручы эшенә 15 ел элек алындым. Тәүге кияү белән кәләш – ул бертуган абыем Ильянур һәм киленебез Лилия. Аларның туе 2002 елның 17 августында узды. Беренче тапкыр 150 кунак каршында мәҗлес алып барырга туры килде. Ул вакытта туйга кунак булып килгән безнең якның танылган тамадасы Флюра Батыршина миңа хәер-фатиха бирде. “Эльмира бу эштә бүген тәүге адымнарын ясый. Ләкин күрерсез, киләчәктә ул мәҗлесләрнең күрке булачак әле”, – дигән иде. Миңа зур өметләр багълап кунакларга тәкъдим иткән Флюра ханымның әйткән сүзен еллар дәвамында аклый киләм кебек. Аллага шөкер, мәҗлес үткәрергә атна саен чакырып торалар. Журналист булып эшләвем, әдәби яктан матур җөмләләр төзеп, камил аралашу, әлеге шөгылемдә бик нык ярдәм итә.
 
— Күбрәк кайда эшлисез. Казандамы, районнардамы?
 
— Мин ике республикада да (Башкортстан, Татарстан), шул исәптән чит төбәкләрдә дә мәҗлесләр үткәрәм. Билгеле, Казаннар да чакыра. 2007–2008 нче елларда атнасына өчәр мәҗлес үткәргән чаклар да булды. Ул чорда мине аеруча Теләче яклары үз итте. Бик күп яшьтәшләремне өйләндереп, кияүгә биреп, бер гаиләдә әллә ничә мәҗлес алып барырга туры килде. Шул вакытта әлеге районның бер түрәсе: “Сезнең алып бару миңа шундый ошый, мәҗлестән концерт ясамыйсыз, ә чын туй итәсез. Кунакларны ардырмыйча бер дулкында эшлисез”, — дип югары бәя биргән иде. Мәҗлеснең күңелле узуы 70 % тамададан, калган 30 % кунаклардан тора. Шәхсән үзем бу эшкә бик җаваплы карыйм. Туй итүчеләр яисә юбилярлар белән алдан күрешеп барысын да сөйләшәм. Һәр мәҗлескә аерым караш, аерым сценарий. Узган мәҗлес белән алдагысы охшаш булмасын өчен күп уйланам. Кунаклар исемлеге белән танышканда һәрберсе турында тәфсилләп сорашам. Чөнки арада төрлесе, тыйнак, шул ук вакытта җыр-моңга осталары да булырга мөмкин. Әлбәттә, мондый мәҗлесләр алып баручыдан зур әзерлек һәм профессионализм таләп итә. Аннары мин үземне яшьләрнең тормышы башланып китүгә җаваплы тоям. Туйда теләкләр җиткергәндә дә, аларны тиешле сүзләр дип түгел, ә ихластан, һәрберсенең матур, тату яшәүләренә өметләнеп телим. Аллага шөкер, мин кавыштырган парлар аерылмый. Алар арасында егерме яшьлек парлар да, алтмыш яшьтә кавышканнар да бар. Шуңа күрә гаилә корырга беркайчан да соң түгел!
 
 
— Кемнәр белән хезмәттәшлек итәсез?
 
— 10 еллап җырчы Салават Фәтхетдиновның элеккеге баянчысы – искиткеч оста музыкант һәм бик мәрхәмәтле кеше Шәфәгат абый Салихов белән эшләдек. 200дән артык мәҗлесне бергә алып бардык. Кайберәүләр безгә баяны белән Шәфәгат кирәк дисә, хезмәттәшлеккә әле дә аны чакырам. Бүген шулай ук үз эшенең остасы, шәп җырчы, матур көйләр иҗат итүче Теләче районы егете Финарис Сафиуллин белән эшлибез.
 
 
— Мәҗлесләр төрле була. Кайсы бәйрәмнәрне аеруча яратып эшлисез?
 
— Аеруча 50 яшьлек юбилейлар күңелгә хуш килә. Матур дата! Мәҗлескә килгәннәр арасында да урта буын кунаклар җыела. Алар син сөйләгәнне бирелеп тыңлый белә. Һәр әйткән сүзнең асылын аңлыйлар. Туйларда гадәттә, кеше күп була. Аеруча тыңлаусыз яшьләр белән идарә итү авыр. 150-200 кешелек мәҗлесләрне өнәмим. 2010 ел – иң күп кунаклар җыелган мәҗлес булып истә калды. Әлмәт районындагы бер туйда 300 кеше, Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче эшмәкәр Исмәгыйль абый Шәңгәрәевның (күпләр аны Гүзәл Уразованың клибыннан танып-беләләр, авт.) кызы Һәдиянең туен Чаллыда үткәргәндә 250 кунак катнашты. Ә менә Истанбулга туйга баргач бер туйда 500 кеше бәйрәм иткәнне күреп шаккаткан идем. Ни булса да, татар мәҗлесләренә җитми. Милли гореф-гадәтләр сакланып, йолаларыбыз үтәлеп уздырган туйлар бик күркәм булып хәтердә кала.
 
— Илһам чыганагы булып нәрсә тора?
 
— Мин өйдә утыра торган кеше түгел, җырларга да яраткач концертларга еш йөрим. Анда барсам ял итеп, канатланып, яңа идеялар туплап кайтам. Мәҗлесләрдә алып бару гына түгел, үзем җырлыйм да. Күптән түгел профессиональ биючедә махсус дәресләр алдым. Җыр белән чыгыш ясаганда бию хәрәкәтләре дә кертеп җибәрәм. Биеп җырлаганда чыгыш тагын да матуррак күренә.
 
 
— Күп кенә әти-әни балаларының артист булып китүенә каршы, ә сезнең әтиегез үзе җырчы булуыгызны теләгән. Бүгенге эшчәнлегегезне алар хуплыймы?
 
— Әти һаман: “Җырчы гына булмадың,” — дип әйтеп куя анысы. Ә алып баручы эшенә этәргеч биргән кеше – әнием булды. Үз вакытында “Тәвәкәллә. Син булдырачаксың”, – дип канатландырды. Журналист булып эшләүдән тыш, мәҗлесләр дә алып баруымны алар хуплый гына. Туган якта чыгыш ясап, мин Казанга кайтып җиткәнче аларга инде рәхмәт сүзләре килеп ирешә. Бу әти-әни өчен икеләтә сөенечтер дип уйлыйм. Әтием киңәшләрне сирәк бирә, ләкин алар һәрвакыт үтемле. Әнием төпле, акыллы хатын, аңа бөтен авыл халкы киңәш сорап килә. Аның белән теләсә кайсы темага ачыктан-ачык сөйләшеп була. Соңгы вакытта иң якын сердәшчем, киңәшчем ул – әнием. Әти-әнием зур вазыйфаларда эшләмәсәләр дә безнең өчен бәхетле балачак бүләк иткән, яшәү өчен иң яхшы шартлар тудырган, дөрес тәрбия биргән, ике балаларына да югары белем алырга булышкан, өйләндергән, кияүгә биргән һәм бүген дә бала җанлы булып безгә һәрьяклап ярдәм итеп яшәгән кадерле затларыбыз алар. Минемчә, тормышта әти-әнинең хәер-фатихасын алып, киңәшен тыңлап яшәгән бала беркайчан да ялгышмый.
 
 
— Хатын-кызга шәхси тормышмы яки эш мөһимрәкме?
 
— Әлбәттә гаилә! Минем кызым булса, аны 20 яшьтә кияүгә чыгарга кирәк, дип тәрбияләр идем. Чөнки хатын-кызның урыны гаиләдә. Ул гаилә учагын саклап, йорт-җирне карап, балалар тәрбияләп, күңел өчен генә эшкә йөрергә тиеш. Ә материаль як һәм борчу-мәшәкатьләрне ир-ат кайгыртырга тиеш. Мин әйткәнчә булсын өчен яхшы, акыллы, тырыш, булдыклы егеткә кияүгә чыгарга кирәк. Ләкин һәр очракта да алай була алмый шул. Кызганыч, бүген авыр тормыш йөген күп хатын-кызлар үзләре тарта.
 
— Сез әлегә декрет ялында бугай.
 
— Әйе. Улым Азатка 2 яшь тә өч ай. Үзем 30 да гына кияүгә чыктым, шуңа күрә бик теләп, көтеп алынган бала. Яратып, тәмен белеп үстерәм. Эшкә чыгарга ашыкмыйм әле. Улым тугач тормышым тамырдан үзгәрде. Тормышта эштән дә кыйммәтрәк, кадерлерәк нәрсәләр барын аңладым. Балама карата игътибарлы буласым, аңа тиешле назны, мәхәббәтне биреп, озын гомерле, сау-сәламәт, акыллы, тәүфыйклы, бәхетле, рәхим-шәфкатьле, сәләтле, тырыш, эшлекле егет итеп үстерәсем килә. Сөбханалла, үзе бик зирәк. Сәнгатьне ярата, татар җырчыларының күбесенең исемен белә. Аларга кушылып үзенчә җырлый, бии. Уенчык гармунында уйный. Инде хәзер безне куандырып саф татарча сөйләшә дә башлады. Баланың яхшылыгын күрү бернинди уңыш белән дә чагыштырып булмый торган зур сөенеч ул. Бер ханым юбилеенда: “Иң зур дәрәҗәм — ике балам,” — дигән иде. Хәзер шул сүзләрен асылына төшендем. Баланы лаеклы кеше итеп тәрбияли алсаң, бу, чыннан да, дәрәҗә. Тормышта бар нәрсә дә вакытлыча. Ә менә гаилә, балалар гомерлек.
 
P.S. Эльмира Сәлахова "Вконтакте" челтәрендә: http://vk.com/id65313776 Эльмираның телефоны: 89172651965. Шалтыратыгыз!
 
Фотолар шәхси архивтан.
Гөлшат Мингазизова интервьюсы.
Gong TV сайтыннан.
 
Эльмира Сәлахова үткәргән туйлардан кайбер мизгелләр:
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Эльмираның телефоны: 89172651965. Шалтыратыгыз!

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

Последние комментарии